Марат Әхмәтов: Министрлык авылда эшлекле активлыкка ярдәм итү буенча системалы эш алып бара

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Бүген  Теләче  муниципаль районында  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча   зона семинар-киңәшмәсе  узды.    Кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны    үстерүгә  ярдәм  итү   мәсьәләләре  буенча  фикер алышуда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов, министр  урынбасары    Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир  мөнәсәбәтләре  һәм  кулланусылар  базары  идарәсе башлыгы  урынбасары    Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин, ун  муниципаль районның  башлыклары  һәм  авыл  җирлекләре  җитәкчеләре,    аграр  сектор  вәкилләре,  республика  парламенты депутатлары,  шулай  ук республиканың  профильле  министрлыклары  һәм  ведомстволары  вәкилләре катнашты.   

Авыл  халкының  эшлекле  активлыгын   арттыруга  юнәлдерелгән  зона киңәшмәләре  2009 елдан  баәлап  унынчы  мәртәбә  үткәрелә  инде.  Аграр  сектор  белгечләренең игътибар үзәгендә   авылны  үстерүне  билгели  торган  факторлар  булды,  болар:  Илкүләм  проектларны  һәм  «2020-2025 елларга  авыл  территорияләрен  комплексы  үстерү” яңа  дәүләт  прграммасын  гамәлгә ашыру  аша  авылның  социаль-мәдәни инфраструктурасын  яхшырту,   авыл  халкын  эш  белән  тәэмин  итү  – авыл  хезмәтен  югары  керемле итү,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  терлекчелекне һәм  азык  базасын  саклап  калу,  югары  уку  йортларында  авыл  хуҗалыгы  өчен  кадрлар  әзерләү  һәм белгечләрне  авылга  җибәрү.   

Очрашу  уздыру  өчен  Теләче  районы юкка гына сайланмады.   Район  эшкуарлык өчен  шартлар  тудыру  буенча  иң  актив  эшләүчеләрнең  берсе.    “Теләче” агросәнәгать паркын, шәхси  утарларны карап,  фермерлар,  эшкуарлар  белән  аралашканнан  соң,   кунаклар  моңа  үзләре  дә  инандылар.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  эшлекле  активлыкка ярдәм  итү  буенча  системалы  эш  алып  бара.    Бу  эшнең  ничек корылуы  хакында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  

«Еллык  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү  буенча  2% үсеш  белән   агымдагы  елның  яртыеллыгында   93,1 млрд сум  тәшкил  итә,  монда  кече  хуҗалыкларның  өлеше    45%тан  артып  китә», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.

Марат  Әхмәтов  авыл  халкының  кимүе өчен  борчылуын  белдерде,  соңгы  20 елда    100 меңгә якын  кешегә  кимегән,  хәзер  халык  саны    900 меңнән артык. 

«Узган  елда  без  тагын 3,5 кешене  югалттык. Шәһәр яны  районнары  гына азрак арта,  болар Питрәч, Лаеш,  Биектау  районнары,  әмма  бу  авыл  җирендә  эшләүчеләр  саныын  арттырмый, киресенчә,  аларның  саны  кими», - дип өстәде Татарстан  Республикасы  вице-премьеры.

Марат  Әхмәтов  Министрлыкның  үз ягыннан  эшлекле  активлыкны  арттыру  буенча  күрә тороган  чараларын билгеләп  үтте,  болар  дәүләт  ярдәменең  төрле механизмнары, алар, муниципаль районнар  тәкъдимнәрен истә тотып,  даими  рәвештә  камилләштерелә.    

«Кече  хуҗалыкларга  ярдәм  итү  өчен  ел  саен  федераль һәм республика  бюджетларыннан    2 млрд сумнан  артык  акча  бирелә.  Мәсәлән,  соңгы  5 елда    1800дән артык  кече  фермалар төзелде,  шул  исәптән   быел  241.    Грант программалары ярдәмендә  фермерларда  барлык  төр  хайваннар  саны  ике  мәртәбә  артты (дуңгызчылыктан  тыш), кош-корт – ике мәртәбә диярлек (800 меңнән  2,1 млн башка кадәр). Терлекчелек  продукциясен  сатудан  акчалата  керем   3 мәртәбәдән артык  артты, быелгы  үсеш  28% тәшкил  итә.    Быелгы  конкурсларда    135 КФХ   600 млн сумлык  грант акчалары  алдылар.  Игълан ителгән  проектлар  буенча  сыерлар санын    2,4 мең башка арттыру  күздә  тотыла, эре  мөгезле  терлекләрне  симертүне    –  2,8 мең башка, кош-кортлар  санын  –   1,5 млн башка.   Өстәмә  рәвештә   340 эш урыны  булдырла. Федераль  программа  буенча  грантларны   4 кооператив алды,  күләме  - 300 млн. сумнан  88 млн сум. Икенче этап буенча   документлар   8 августка кадәр кабул  ителә,   районнар  активрак  булсын иде», - дип, мөрәҗәгать итте  министр.

Шкны  өстәп  әйтергә кирәк,  яңа  эш  башлаучы  кооперативларга  ярдәм  итү  буенча  республика программасы  икенче  ел  эшли.  Быел  16 кооператив  75 млн.  сумга  проектларын  якладылар.  

Чара азагы  яңа  эш  башлаучы  фермерларга  грант ярдәме  буенча  Илкүләм проект кысаларында «Агростартап» программасын гамәлгә кертү  буенча  символик  төймәгә  басу  белән  тәмамланды.  Программа  турында  тулырак  мәгълүмат Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  урнаштырылган.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International