Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Бакчачы көне – 2019» бәйрәмен уздыру турында игълан итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче     Николай Титов  рәсилегендә  «Бакчачы көне – 2019» бәйрәмен уздыруга  әзерләнү  буенча   киңәшмә  узды.   Очрашуда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты   Валерий Власов,  Татарстан  Бакчачылар берлеге  рәисе    Владимир Дейнекин, шулай  ук  муниципаль районнарның  башкарма комитетлары  вәкилләре  һәм  Татарстан  Республикасының районнардагы   Бакчачылар ассоциацияләре  вәкилләре  катнашты.   

Искәртеп  узабыз.  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  2019 елның  11  июлендәге  2986-V ДС карары  белән  сентябрьнең  беренче  шимбәсе  Бакчачылар  бәйрәме  көне  дип  билгеләнгән  иде.  

2018 елның  15 сентябрендә    “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында      бакча  хуҗалыгының  «Бакчачы  көне  - 2018»  («Бакча-2018») бәйрәм күргәзмә-фестивале оештырылган  иде,  анда      8 меңнән артык  кеше  катнашты.  Бәйрәмдә  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов,  Казан  шәһәре мэры    Илсур Метшин һәм башка рәсми  затлар булган  иде. 

Күргәзмәдә Югары  Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Туай, Биектау,   Зеленодольск,  шулай  ук  Казан  һәм Чаллы  шәһәрләреннән    коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәтләренең  җиләк-җимешләрдән, авыл  хуҗалыгы  техникасыннын,  бакча  инвентареннан, утыртма материаллардан  торган  экспозицияләре  куелган  иде.   

 Гражданнарның  кызыксынуын  истә  тотып  һәм   бакчачылык-яшелчәчелекне  үстерү  максатларында  быел  да  шундыйрак  бәйрәм  чарасы  уздыру  турында  карар кабул  ителде.   Бәйрәмне уздыру  форматы буенча  тәкъдимнәрне  Әгерҗе,  Зеленодольск, Югары  Ослан,  Лаеш,  Түбән Кама, Тукай, Питрәч районнары  һәм Чаллы  шәһәре бакчачылары  ассоциацияләре  бирде.    

«Бакчачы көне – 2019»   21 сентябрьдә  “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында  узачак.  Министрлык  республика һәм Казан  шәһәре халкын  бәйрәмдә  катнашуга  чакыра.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International