Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге Лаеш районында “Кәүсәр” ит эшкәртү комплексында булды

2019 елның 19 октябре, шимбә

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Лаеш районында “Кәүсәр” АХКК ит эшкәртү  комплексында  булды.   

Ит эшкәртү  буенча  әлеге  мәйданчык “Кәүсәр”   авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  агрологистик  комплексының  инвестиция    проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында  ачылды.    Җитештерелә  торган  продукциянең ассортименты  бик  төрле: монда  үрдәк  итеннән казылыклар,     сосискилар, паштетлар, ысланган  һәм  каклаган продукция һәм башкалар  әзерләнә.   Шулай  ук  “Хәләл” стандартлар  буенча да  продукция  җитештерелә. Мәйданчыкта  40тан  артык  эш  урыны  булдырылган.  

Җитештерү  линияләрен  караганда  Марат Җәббаровка  “Кәүсәр”   авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативының  агрологистик  комплексы проектында ит эшкәртү мәйданчыгын, сую цехын, логистик  үзәк, продукция саклау  складларын булдыру  күздә  тотыла.   Айга  300  тонна  казылык җитештерү, 6  мең  баш  кош-корт сую,  шулай  ук  1000 тонна  туңдырылган  һәм суытылган  продукция саклау  планлаштырыла.  Бу  проектка 300 млн сумнан  артык      инвестицияләр  кертү  планлаштырылган.  

Белешмә  өчен:

“Кәүсәр” авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  үз  проектын Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  гамәлгә ашыра.     2018 елда   предприятие Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  кош  ите  җитештерү буенча  җайланмалар  сатып  алуга   30 000 000 (утыз  миллион) сум  грант  алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International