Татарстан аграрийлары тәүлеклек сөт сату күләмен 6%ка арттырдылар

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тәүлеклек  сөт  сату  күләмен   6%ка  арттырдылар.  21  октябрьгә оператив  белешмәләр  буенча республика хуҗалыкларында  тәүлек  эчендә 3 мең  483,4 тонна  сөт  савылган,  бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    5%ка  күбрәк.

«Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан  тәүлеклек  сөт  сату  күләме    3 мең  282,4 мең тоннага  җитте. Бу  узган елның  шушы  чорына  караганда    6%ка  күбрәк», – дип билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары   Ирек Гибадуллин.

Аның  сүзләренә  караганда,  гражданнарның  шәхси  хуҗалыкларында  да    тәүлеклек  сөт  сату  күләменең  артуы  күзәтелә. Шәхси  хуҗалыклар  сөт  җыючыларга  бер  көнгә   671,2 тонна  сөт  биргәннәр  – бу  узган  елның  шушы  чорына  карата  101% тәшкил  итә. 

Республикада  авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан  сөт  сату  күләмнәре  буенча    Кукмара  районы  алда  бара, 21  октябрьгә  биредә  тәүлеклек  сөт  сату  күләме    252 тонна  тәшкил  итә. Бу күрсәткеч  буенча   икенче  урында   - Әтнә районы -     228,9 тонна, өченче  урында     Балтач  районы  бара  - 217,4 тонна.

«Сөт сату – республика  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре өчен  ышанычлы  һәм  тотрыклы  керем  чыганагы.   Шуңа  күрә сөт  җитештерү  күләмнәрен  арттыруга  зур  игътибар  бирелә», – диде  Гибадуллин.

Моннан  тыш,  Татарстанда  бүгенгә  терлекчелек  тармагы  өчен  1 млн 620 мең тонна,  ягъни  шартлыча  бер  баш  хайванга    28,2 ц  коры  һәм  сусыл  азык   азык әзерләнде. Бу узган  елның  шушы  чорына  караганда  күбрәк:      2018 елда  – 1 млн 543,2 мең тонна,  ягъни  шартлыча  бер  хайванга     26,4 ц азык  әзерләнгән  иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International