ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Республика халкыннан  сатып  алына  торган  сөткә бәяләр  мониторингы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    контролендә  тора.    

24 августта “Туган  ягыңны  бел” темасы  буенча  чаралар  кысаларында  сз  белгечләре  Кукмара  районында  һәм  Киров  өлкәсенең   Вятские  Поляны  шәһәрендә булдылар.    


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

27 августта  10.00 сәгатьтә  Татарстан  Республикасы Министрлар  Кабинетында  брифинг узачак.  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  урып-җыю кампаниясенең  барышы  һәм көзге  чәчү  эшләре турында  сөйлиячәк,  шулай  ук  журналистлар  сорауларына   җаваплар  бирәчәк.  Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен  брифингта    катнашырга чакырабыз. Турыдан-туры    трансляция Tatarstan.ru сайтында алып барыла. 

Республика халкының  күпчелеге өчен  ял көннәре,   бу  күбрәк  шәһәр халкына  хас,  ә авыл  халкының  тормышы  башкачарак.     Кырлардагы  уңыш  язмышы  бүген  игенчеләр  кулында,  һәр  бушка  киткән  минут  уңыш  өчен  куркыныч тудыра. Исәпләр  көннәр,  сәгатьләр   белән  дә түгел,  ә минутлар белән  санала. Кырларда  үзләренең ялын да,  бәйрәмен  дә онытып эшләргә әзер  торучы  хезмәтчәннәр  эшли.  Аларның  бүген максат – уңышны  түкми-чәчми вакытында  җыеп алу һәм үз районы кешеләрен  генә  түгел,   ә республика  халкын  азык-төлек  белән  тәэмин  итү.

Узган  атнада  район башлыгы  Альберт  Рәхмәтуллин һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы  Радик Камалетдинов     район  хуҗалыкларында  булдылар  һәм алдынгы  механизаторларны  бүләкләделәр.

Узган  атнада  Алексеевск районында Бөтенроссия  бал  фестивале  узды.  Умартачыларның  тематик  конференциясе  эшендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов катнашты. 


24
август, 2019 ел
шимбә

  Менделеевск  районы  кырларында, Туйма авылыннан  ерак түгел,  урып-җыюның  иң  кызган  чоры.   Биредә шәһәр  халкы  өчен    хас булмаган   комбайннар  һәм машиналар  гөрелдәгән  тавыш  тынып  тормый.    «КАМАЙ-АГРО» СПОК районда  беренчеләрдән  булып бөртекле  культуралар  җыюга  керешкән  иде.  Туймада  эш барышын  күзәтеп  торганнан соң,  бу  мизгелләрнең  ни  дәрәҗдә җаваплы  һәм мөһим  булуын  аңлыйсың.  

Татарстан  Республикасында  урып-җыю башланганнан  бирле   2,25 млн. тонна  ашлык  җыелды.  Бер атна  эчендә  генә  дә     1,0 млн. тонна ашлык  җыеп алынды.  Бу  хакта  шимбә  көннне  уздырылган  Хөкүмәт киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.    


23
август, 2019 ел
җомга

Арча  районы  кырларында  урып-җыю  кампаниясе  кызганнан-кыза бара.  Бүгенгә  районда   26,3 мең  гектар мәйднада  ашлык  җыелган,  бу  фараздан    47 процент тәшкил  итә.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының     оператив белешмәләре  буенча,  23 августка тулаем  ашлык  җыемы    80,7 мең  тонна,  бер  гектардан  уртача  уңыш -    30,6 центнер.

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов шәһәрнең «Тәмле  Казан» төп  гастрономия   фестивалендә фермер  аллеясын  ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International