Татарстанның 14 районыннан фермер продукциясен «Минем авылым» кибетендә сатып алырга мөмкин

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрьдә Казанда  «Минем авылым» фермер продукциясе  кибете  ачылды, анда  Татарстанда  җитештерелә  торган  күп төрле  продукция  сатып алырга  мөмкин.  

Кибет 2016 елда  оешкан  һәм  фермерлар,  шәхси  хуҗалыклар, Татарстан  кооперативлары  җитештерә  торган  авыл  хуҗалыгы продукциясен  сату  белән  шөгыльләнүче  «Центральный» (“Үзәк”) авыл  хуҗалыгы  кооперативы  тарафыннан оештырылды. Кооператив әгъзаларына   республиканың  17 авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы керә, алар,  үз  чиратында,  оешмалардан,  фермер  хуҗалыкларыннан һәм  шәхси  хуҗалыклардан  торган  160тан  артык  авыл  хуҗалыгы җитештерүчесен  берләштерәләр.    

  2019 елдан  башлап, кооператив Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырыла  торган  ярминкәләрдә  катнаша һәм    Әгерҗе, Саба, Балык  Бистәсе, Балтач,  Мамадыш, Менделеевск районнарының сөт  продукциясен, сырларын, Балтач,  Мөслим һәм Лаеш районнарының  ит ярымфабрикатларын   һәм  башка  продукция  сата.   Татарстанның  яңа  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләрен  җәлеп  итү  һәм  аларга  ярдәм  итү  буенча  даими  эш  алып  барыла.    

“Ярымфабрикатлар  бары  тик кул белән һәм  бары тик  фермер продуктларыннан, суытылган  иттән  генә эшләнә,  әзерләү  процессында  соя,  крахмал,  коры  сөт  һәм әзер  продукциянең  үзкыйммәтен  киметү  өчен  башка күп кенә  җитештерүчеләрдә  кулланыла  торган  бүтән “алыштыргычлар”  кулланылмый”, - диләр   кооперативта.

Кибетнең  адресы: Казан шәһәре,   А. Аббасов ур.,  12 ("Весна" ТК).
Эш вакыты:   9.00 сәгатьтән  20.00 сәгатькә  кадәр, ялларсыз.

Фермер продуктларын өйгә дә китертергә була, моның өчен    www.avylym.ru сайтында  заказ  ясарга   кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International