Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Ачык ишекләр көне узды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрьдә Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария  медицинасы    академиясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  Ачык ишекләр  көне  узды. Мәктәпләрнең чыгарылыш  сыйныф  укучыларының,  техникум  укучыларының һәм аларның  ата-аналарының  бу  көнне  югары  уку йорты  җитәкчелеге  белән  очрашу,  белгечләр  әзерләү  юнәлешләре, академиянең    факультетлары,   кафедралары белән  танышу  һәм  2020 елда югары  уку йортына  кабул  итү  үзенчәлекләре  белән  танышу  мөмкинлеге  булды.  

Кунаклар алдында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  мәгариф  һәм  инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы    Рузалинә Вәлиуллина чыгышы  ясады.  Ул  студентлар  һәм  академияне  тәмамлап  чыгучылар  өчен  каралган  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында  сөйләде.  

«Укуларын  тәмамлаганнан  соң  авыл  җирлегенә эшкә  кайтырга  теләүчеләр  өчен     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   уку йортларында   махсус  урыннар  каралган,   андый  урынга  эләгү  өчен  үз  районыңда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк.   Бу  югары  белем  алу  мөмкинлеге  генә  түгел,    ә эшкә урнашуга  гарантия  дә,  уку йортларын  тәмамлаучылар  өчен  бу  аеруча  мөһим.  Моннан  тыш,    2014 елдан «Программа 50/50» максатчан  әзерләү  механизмы  эшли башлады,   студент авыл  хуҗалыгы предприятиесе   стипендиаты  була.    Программаның  асылы  шунда,   студент шактый  зур  стипендия  ала  – 10 мең  сум күләмендә, аның  5 меңе агросәнәгать комплексын  кадрлар  белән  тәэмин  итү буенча  дәүләт ярдәме  чаралары  кысаларында  республика бюджетыннан  түләнә,  ә  5  меңен  студент  эшкә кайта  торган  авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  түли», - дигән  мәгълүмат  бирде  Рузалинә Вәлиуллина.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  вәкиле  шулай  ук  авылга  эшкә килүче  яшь белгечләр   өчен  150  меңнән 300 мең  сумга  кадәр    «подъемные» һәм  беренче  эш елы  дәвамында  төп  хезмәт хакына  хезмәт  өчен  минималь  түләү  күләмендә  өстәмә  түләү бирелүе  турында  да  әйтеп  узды.  

Очрашу  кысаларында  шулай  ук  академия  студетларының   Европа  һәм  Азия  илләрендә практика узу мөмкинлеге  булу  турында  да   сөйләделәр.  Бу  хакта  тулырак итеп  шундый  стажировканы  узган  4 курс  студентлары сөйләде.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International