Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Иннополис университетында укулар узды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

«Россия  Федерациясенең  цифрлы  икътисады» илкүләм  программасының  «Цифрлы икътисад өчен  кадрлар»   федераль  проекты  кысаларында   “Иннополис университеты” югары  белем  бирү автоном  фәнни  учреждениесендә 2019 елның  октябрендә,   Татарстан  Республикасы дәүләт идарәсен үстерү,   мәгълүмати технологияләр  һәм  элемтә министрлыгы белән  берлектә,     “CDO – күрсәткечләргә  нигезләнгән  идарә” мәгариф  программасы  буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, ведомство  оешмалары  хезмәткәрләре өчен  укулар  оештырылды.

 Мәгариф   программасы цифрлы   трансформация өлкәсендә  дәүләт хезмәткәрләренең    компетенцияләрен арттыруга, цифрлаштыру  өлкәсендә  тармак  проектларына  нәтиҗәле идарә итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  һәм аның  ведомствосындагы  оешмалардан  әлеге  укуларда    26 кеше  катнашты.  Нәтиҗәдә өч  проект  эшләнде: 

1.     Иң яхшы проект: «AnimalNET» терлекчелек  комплексын цифрлаштыру.   

Җитәкчесе: Зарипов Ришат Өлфәт улы – Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы;

2. Бөртекле  культуралар  җитештерүнең  технологик процессын  цифрлаштыру. Җитәкчесе: Зиннәтуллин Фаил Равил улы  – «РИВЦ» АҖ    генераль  директоры  урынбасары;  

3. Авыл  хуҗалыгын эксплуатацияләү  процессларын цифрлы   трансформацияләү (ЦМТП). Җитәкчесе: Сабиров Рәис Фәрит улы – КДАУның машиналарны  эксплуатацияләү  һәм  ремонтлау  кафедрасының өлкән  мөгаллиме.

Цифрлы авыл  хуҗалыгы юнәлешләре  буенча    проектларны    4 куратор алып барды: Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Марсель Мәхмүтов, Татарстан  Республикасы юстиция  министрының  беренче  урынбасары   Айнур Галимов,  Тукай  муниципаль районы Башкарма комитеты  җитәкчесе    Ленар Авзалов һәм "РИВЦ" АҖ  генераль  директоры  Дмитрий Холопов.

Комиссиягә тәкъдим  ителгән  проектлар  уңай  бәяләмә  алды  һәм  алар авыл  хуҗалыгы министрына  тапшырылачак.   Шулай  ук  гамәлгә кертү  һәм  интеграцияләү  аша  төбәк  авыл  хуҗалыгын цифрлаштыруның мөмкин  булган юнәлешләре  билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International