АгроСемЭксперт мәгълүмат платформасы аграрийларга чәчү өчен кирәкле орлык сортларын тиз һәм җиңел табарга ярдәм итә

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  «АгроСемЭксперт»  мәгълүмат платформасы аша чәчү  өчен  кирәкле  орлык  сортларын    эзләү мөмкинлеге  турында  хәбәр  итә,  ул  Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге тарафыннан  эшләнгән һәм  районда, тулаем  республикада  орлыкларның  сыйфаты турында тәүлек  буе белешмәләр  алырга, кирәкле  орлыкларны  эзләүне җиңеләйтергә һәм сатучылар белән  элемтәләр  урнаштырырга,  шулай  ук   орлык  фондын салуның барышын   контрольдә тотарга  һәм аны  тикшереп торырга  ярдәм  итә.    

Программа шулай  ук  белешмәләрне  анализларга  ярдәм  итә,  бу  орлыклар  турында  мәгълүмат җыюны  һәм  эшкәртүне  шактый  җиңеләйтә.  Системада «Куллану рөхсәт ителгән селекция  казанышларының   дәүләт реестры»на  кертелгән  үсемлекләр  сортларын  тиз эзләп табу  ысулы  бар,  аның  буенча кызыксындырган  сортның  кертелү  срогын  һәм кайсы  төбәктә  кулланылуын  белергә  мөмкин.     

 «Агросемэксперт» программасы  смартфоннар  һәм  планшетлар аша     файдалану  өчен  җайлаштырылган.   

Шуны  әйтергә кирәк,  үсемлекчелек  өлкәсендә  инновацион технологияләрне актив  кертү  Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең  Татарстан  филиалы  тарафыннан    2014 елда  башланган  иде.   Иң беренче  адымнар булып,   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  сигнал СМС-хәбәрләр рәвешендә  мәгълүмат җибәрү  буенча  хезмәтләр  күрсәтү  булды.     Шулай  мәгълүматлаштыру нәтиҗәсендә  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм  агрономнары кырлар турында  мәгълүмат  алалар һәм, авыл  хуҗалыгы  культуралары  чәчүлекләрендә  зарарлы  объектларга  каршы  яклау  чараларын  вакытында  күрсәтеп,  уңышны  саклап кала алалар.    Җибәрелгән хәбәрләрнең һәм абонентларның  саны  ел саен арта бара. Чәчүлек  мәйданы  500 гектардан  артык  булган хуҗалыкларга  мондый  хезмәт бушлай  күрсәтелә.   Бүгенге  көндә  ул  бик  популяр һәм      абонентлар  саны   700дән артык. 

Республика игенчеләренә кырларда  ашыгыч ярдәм  күрсәтү   өчен  шулай  ук  2018 елдан WhatsApp «РСЦ–консультант»  төркеме актив  эшли.   Төркемгә керү өчен  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенә яисә агрономга  +79274027943 телефоны  буенча  администраторга гына  язарга   кирәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International