16 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Ачык ишекләр көне узды. Бу көнне мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары, техникум укучылары һәм аларның ата-аналары югары уку йорты җитәкчелеге белән очраштылар, белгечләр әзерләү юнәлешләре, университет институтлары, факультетлары, кафедралары белән таныштылар һәм аларның 2020 елда югары уку йортына кабул итү үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге дә булды.
Кунаклар алдында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалинә Вәлиуллина чыгышы ясады. Ул студентлар һәм университетны тәмамлап чыгучылар өчен каралган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
«Укуларын тәмамлаганнан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан уку йортларында махсус урыннар каралган, андый урынга эләгү өчен үз районыңда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу югары белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә эшкә урнашуга гарантия дә, уку йортларын тәмамлаучылар өчен бу аеруча мөһим. Моннан тыш, 2014 елдан «50/50 программасы» буенчав максатчан әзерләү механизмы эшли башлады, аның нигезендә студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була. Программаның асылы шунда, студент шактый зур стипендия алып укый – аның күләме 10 мең сум тәшкил итә, шуның 5 меңе агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү буенча дәүләт ярдәме чаралары кысаларында республика бюджетыннан түләнә, ә 5 меңен студент эшкә кайта торган авыл хуҗалыгы предприятиесе түли», - дигән мәгълүмат бирде Рузалинә Вәлиуллина.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле шулай ук авылга эшкә килүче яшь белгечләр өчен 150 меңнән 300 мең сумга кадәр «подъемные» һәм беренче эш елы дәвамында төп хезмәт хакына хезмәт өчен минималь түләү күләмендә өстәмә түләү бирелүе турында да әйтеп узды.
Ачык ишекләр көненә Татарстанның 16 районыннан 170 кеше килгән иде.