Терлекчелек фермасы эшлекле җитәкче кулында югары табышлы бизнеска әверелә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.

«Бүген савым сыерларын ишәйтү белән шөгыльләнүче, әмма Dairy Comp, Селэкс кебек исәпкә алу системаларын кулланмаучы предприятиеләр зыянга эшләргә мәҗбүр булып, үз-үзләрен алдыйлар, чөнки алар предприятие икътисадына бәйле мөһим күрсәткечләрне турыдан-туры контрольдә тота алмыйлар, мәс., буаз сыерларның бозаулаганга кадәр булган йә киресенә булган чорны күзәтеп бару мөмкинлеге булмый», - дип сөйлиләр тәҗрибәле терлекчеләр. Чынлап та, бу процессны контрольдә тотмасаң, сыер көн саен табыш һәм тере акчалар китерү урынына зыян китерергә, ә җитәкче моның сәбәбен дә аңламаска мөмкин.

Шуңа күрә бүген  терлекләр белән эшләү буенча шундый программаларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да хуплый. Шуны әйтергә кирәк, программа үзе тылсымлы таблетка түгел, һәм алым ңа комплекслы булырга тиеш. Бүген консультации хезмәтләре базарында эшләүче күп компанияләр берләшәләр һәм терлекләрне ишәйтүне, тукландыруны, аларның генетикасын җайга салу буенча комплекслы карарлар тәкъдим итәләр һәм предприятие белән бергәләп барлык процессларда катнашырга әзер булуларын белдерәләр.

Республикада моңа үрнәк хуҗалыклар бар, мәс., Балтач районында - «Татарстан» АХП һәм «Тимерязев ис.» ҖЧҖ, Әтнә районында - «Шахтер» ҖЧҖ, Арча районында - «Северный» АХП, Яңа Чишмә районында - Козлов КФХсы, Архангельский КФХсы һәм башкалар, алар комплекслы ысуллар куллану аркасында үз күрсәткечләрен яхшырттылар һәм табышка эшли башладылар. Бу хуҗалыкларда ирешелгән иң яхшы нәтиҗәләр:

  • Сервис чорын 91 көнгә кадәр кыскарттылар
  • Сыерларның буазлыгын 62%ка арттырдылар
  • Теләкләре булуны ачыклау 75%ка кадәр җитте
  • Буаз сыерлар санын 62%ка кадәр арттырдылар
  • Бозаулаганнан соң беренче орлыкландыру көне уртача 55 көн булды
  • Таналарны беренче орлыкландыру яше – 12 ай
  • Йөз сыердан туган бозаулар саны 85кә җитте.

Татарстанда АПКны цифрлаштыру программаларын гамәлгә кертү буенча координатор һәм оператор - «РИВЦ» АҖ. Практикада үзләрен яхшы яктан күрсәткән программачыл продуктлар һәм хезмәт күрсәтүчеләр буенча мәгълүматны һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярдәме һәм субсидияләү буенча консультацияне 8(800)444-16-70 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International