ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.


20
март, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан сөт комбинатында булды. Бирегә ул продукция җитештерү процессы һәм күләмнәре белән танышу максатында килде. Марат Җәббаров «КОМОС ГРУПП» ҖЧҖ идарәчесе Андрей Шутов белән бергә комбинатның реконструкция барышында яңартылган цехларын карап чыкты, башкарылган модернизацияләү нәтиҗәләре белән танышты, эшли башлаган яңа җитештерү участоклары һәм җитештерү линияләре белән танышты, шулай ук заводта алга таба модернизацияләү һәм экспорт эшчәнлеге белән кызыксынды.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча чикләнә.

Республиканың 16 районы көзге культураларны тукландыруга кереште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре керештеләр инде.

“Фермерларның  акчаны  көрәк  белән көрәп  алмаулары һәркемгә һәм һәркайда  мәгълүм.    Әмма эштән курыкмаганда, акчаларны  чамалап тотканда,  уйлап  эш иткәндә, баеп китәргә дә  була”, -  дип сөйлиләр  Буа районы  фермерлары.    

Илкүләм проект кысаларында Татарстанда эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен «Агростартап» программасы буенча 6 млн. сумга кадәр грант ала алалар. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Югары Ослан районына эш сәфәре белән килде. Аның белән бергә район башлыгы Марат Зыятдинов йөрде.

Гади хезмәт кешеләре, көндәлек эшләре белән ихтирам һәм абруй казанган кешеләр турында  алып барыла торган безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое – Чирмешән районының Бәркәтә авылыннан Хәлимә Гайфетдинова. Быел аңа 93 яшь тула. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, ул, балаларын һәм оныкларын куандырып, һәр елны күп итеп суган үстерә. Бу матур гадәтне дәвам мтеп, быел да ул суган утыртырга җыена.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, тырма һәм көрәкләр тотып, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданны чүп-чардан арындырырга чыктылар.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында искәртә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International