ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыены кысаларында «Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләре (кече механизация)» темасына дискуссия мәйданчыгы узды.

Эш сәфәре кысаларында Архангельск өлкәсенең агросәнәгать комплексы һәм сәүдә министры Ирина Бажанова Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр идарәчесе Илья Спиридонов һәм «Рацин» АҖенең «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов йөрде.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республика буенча 31 мартка минераль ашламалар 173,4 мең тоннадан артык, ягъни бер гектарга 63,1 кг тупланган. Бер атна эчендә бер гектарга динамика 2,9 кг тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының “Северная Нива” ҖЧҖендә өч сөтчелек фермасыннан торган беренче сөт комплексы файдалануга тапшырылды. Ул 3550 сыерга исәпләнгән. Аның җитештерү куәте тәүлеккә 100 тонна тәшкил итә. Проектка кертелә торган инвестицияләрнең гомуми күләме 11 млрд. сумнан артып китәчәк.


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Архангельск өлкәсе агросәнәгать комплексы һәм сәүдә министры Ирина Бажанова белән очрашты.

Яшь бозауны тиешенчә ашату - җиңел эш түгел. Мондый очракта бозауларны эчерү өчен ярдәмгә махсус сөт таксилары килә, бу исә бозауларны ашату процессын шактый җиңеләйтә. Мондый җайланмалар Минзәлә районында «Кама Беконы» ҖЧҖенең сөт фермаларында бар.


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенең «Павловский кошчылык фабрикасы» ҖЧҖендә һәм Ильино-Заборский авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Сәфәр барышында Түбән Новгород өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу узды.

Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - ярты гасырдан артык авыл хуҗалыгында эшләгән, ә бүгенге көндә Чистай районында крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Мансур Зиннәтулла улы Хисмәтуллин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда африка дуңгызлар чумасыннан һәм югары патогенлы кош гриппыннан зыян күргән аграрийларга ташламалы кредитларны каплау срогын озайту мөмкинлеге биреләчәк. Карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслады.


27
март, 2021 ел
шимбә

Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алганнар инде, якын арада тагын 2,3 млрд.сум җибәреләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер  министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International