Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Свияга» АХП» ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерлиләр

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының  «Свияга» АХП»   ҖЧҖенең “Карамасар”  бүлекчәсендә   бар куәткә  терлек  азыгы  әзерлиләр. «Бүгенге  көндә сенаж салабыз. Ике кеше  яшел  масса ташый, тагын икәү  тыгызлап тора, – дип  сөйләде бүлекчә  җитәкчесе   Дамир Сафин. –   1500 тонна сыйдырышлы  базны өч көндә тутырырга  уйлыйбыз».

Рәшит Хәлилов  механизатор булып   армиядән кайткач  эшли башлый. «Мин ел әйләнәсе эштә – башта чәчүдә катнашам, аннары – терлек азыгы  әзерлибез, шуңа  өлгергән уңышны  җыю  тоташып китә. Кышын  ферма  территориясен  чистарту  белән мәшгуль», – дип сөйләде   ул.

Рамил Әхмәтвәлиев үз  «КамАЗ»ында   45 нче  сезонны  ачкан.   «Бүген  беренче сменада  – иртәнге 6дан  кичке  6га  кадәр.   Үлән сусыл, әйбәт, рәхәтләнеп эшлибез», – диде  Рамил  Әхмәтвәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International