Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районыннан Әлмиевлар үз хуҗалыкларында чәчәкләр һәм яшелчә культуралары үсентеләре үстерәләр

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы     Зәй  муниципаль районының Кәрәкәс авылыннан   Маргарита Әлмиева чәчәкләр һәм яшелчә  культуралары үсентеләре үстерү  белән шөгыльләнә. «Безнең 7 теплицабыз бар. Беришләрендә   помидор, кыяр, юорыч, ташкабак һәм баклажан үсентеләре  үсә, башкаларында – егермеләп төр чәчәк үсә, – дип сөйләде Маргарита Әлмиева. – Барлык  теплицалар    газ белән җылытыла.  Суны  кулдан  сибәбез, бу  эшне автоматлаштыру турында  уйлыйбыз».

Алар  үсентеләрне   Зәй һәм Чаллы шәһәрләрендә саталар.   «Бу эш белән без  алты  ел инде  шөгыльләнәбез.   Эш, әлбәттә, биек  җиңел  түгел, сезон гыйнвардан  башлана һәм   июнь азагына кадәр бара, – дип сөйли  Маргарита. – Табышның  бер  өлешен   теплицаларны  техник камилләштерүгә тотабыз. Чыгымнар  акланыр  дип ышанабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International