Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Татарстанда    терлек азыгы  әзерләү дәвам итә.   19 июньгә  республикада  4,15 мең тонна печән һәм 78,9 мең тонна  сенаж әзерләнгән.   

Иң күп печән Балык  Бистәсе муниципаль районында  әзерләнгән  – 600 тонна, Нурлат районында  бу  күрсәткеч   543 тонна тәшкил итә һәм Сарман районында  – 500 тонна.

Иң күп күләмдә сенаж Зәй  муниципаль районында әзерләнгән   – 11,9 мең тонна. Азнакай районында бу  күрсәткеч   10,2 мең тонна тәшкил итә, Сарман районында   – 7,5  мең  тонна, Әлки  районында  – 6,4  мең  тонна, Буа районында  – 6,1  мең   тонна.

Республикада шулай ук  авыл хуҗалыгы    культуралары чәчүлекләрен эшкәртү дәвам итә.   Чүпләнүгә каршы  1276,5  мең  га мәйданда  эш башкарылган, корткычларга   каршы – 460  мең  га, авыруларга каршы – 425,5  мең  га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International