Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының “Сөлчә” ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерлиләр. «Бу эшкә өч “Дон”, бер “Полесье” һәм башка техника җәлеп ителгән, – дип сөйләде предприятие директоры Хәмзә Хаматов. – Механизаторларның барысы да тәҗрибәлеләр һәм бар эшне дә җиренә җиткереп башкаралар».
Механизатор Фәндәс Җәләлетдинов терлек азыгы әзерләүдә 4 нче сезон катнаша инде. «Укыган вакытта ук мин бу хуҗалыкта практика узган идем. Шуңа күрә коллективны да, җитәкчеләрне дә яхшы беләм, – ди ул. – «Сөлчә” ҖЧҖендә эш өчен барлык шартлар тудырылган, хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Миңа биредә бик ошый».