ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

8 ноябрьдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы       Экология,   табигатьтән   файдалану,  агросәнәгать һәм  азык-төлек  сәясәте  комитеты   утырышы  узды,  анда  2018  елның  9  аенда  «2013-2021 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын үстерү.  Авыл  хуҗалыгы  продукциясе,  чимал  һәм  азык-төлек  базарларын  җайга  салу»    .дәүләт  программасын  үтәү     йомгаклары  каралды. 

Татарстане  2018 елның   26 ноябреннән   6 декабренә  кадәр  зона семинар-киңәшмәләре  узачак. Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате  комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК,  җир мөнәсәбәтләре  һәм   кулланучылар базары идарәсе  башлыгы урынбасары  Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре   Советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин,  муниципаль  районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген  Татарстан  башкаласында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  ярминкәләре  узды.    Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән  продукциянең    ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.  

Шимбә көнне   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары  Николай Титов авылда  агросәнәгать комплексы  өлкәсен  квалификацияле  кадрлар  белән  тәэмин  итү  мәсьәләсен  күтәрде. 


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018  елның 31 октябрендә  РФ Хөкүмәте  Рәисе    Дмитрий  Медведев  хайваннар,  үсемлекләр, терлекчелек  һәм үсемлекчелек  продукциясе иминлеге  һәм аның сыйфатын   тикшереп  тору  буенча  бердәм  система  булдыру  мәсьәләсе  хакында  киңәшмә  үткәрде.   

Яңа  Чишмә  муниципаль районында  районында «2018  елның  иң  яхшы  комбайнчысы» дигән  республика  һәм район   конкурсында  җиңүчеләрне    бүләкләделәр.  Чара  Яңа  Чишмә  муниципаль районы советы  сессиясе  кысаларында  узды.     

10 ноябрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкта  авыл  хуҗалыгы  культураларын сортлар  буенча  районлаштыру  комиссиясе  утырышы  узды, аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  игенчелек  буенча    урынбасары    Илдус  Габдрахманов  алып  барды. 

Министрлыкта  РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һөнәр берлегенең   Татарстан  республика  комитетының  чираттан  тыш  пленумы  узды.  Аны   РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һөнәр берлегенең   Татарстан  республика  оешмасы  рәисе    Фәридә  Гарифуллина алып  барды.

Бүген  Министрлыкта  техниканы  кышкы  саклауга  кую буенча  АПК оешмалары  арасында  конкурс   оештыру  һәм  машина-трактор  паркын  техника ремонтлауга    әзерләү мәсьәләләре  хакында киңәшмә  узды. Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов,  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасарлары   Тәлгать  Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Олег Земсков, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  Татарстан  Республикасы Дәүләт техника  күзәтчелеге  белгечләре,   һәм башкалар  катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International