2018 елның 10 - 13 октябрендә «Алтын көз» юбилей күргәзмәсе узачак

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

2018 елның 10-13 октябрендә Мәскәүдә ВДНХ  территориясендә  «Алтын көз”  агросәнәгать күргәзмәсе узачак, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

«Алтын көз» Россия  агросәнәгать күргәзмәсе – Россия  агросәнәгать комплексындагы  төп вакыйгаларның   берсе.   Ул  үзебезнең  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре  казанышларының  зур  күләмле   экспозициясен һәм    актуаль эшлекле    программаны  берләштерә, аның  кысаларында  тармак  үсеше перспективалары турында  фикер алышулар оештырыла.

Быел   күргәзмәнең  барлык  бүлекләрендә Россия агробизнесының  экспорт  мөмкинлекләрен  күрсәтүгә  аерым  игътибар биреләчәк. Хәзерге вакытта күргәзмәнең программасы эшләнә.  Юбилей елы “Алтын көз” өчен вакыйгаларга тагын баерак булыр дип өметләндерә. Катнашучылар составы гына үзгәреп калмыйча, үз көчебезне күрсәтү һәм яңа партнерлар белән  хезмәттәшлек итү өчен дә мөмкинлекләр күбрәк булачак.

Белешмә өчен: 2017 елда  экспозициянең гомуми мәйданы  30 000 кв. метрдан артыграк булган иде. Күргәзмәдә Россиянең  68 төбәгеннән предприятиеләр, 15 илдән вәкилләр, Россия һәм чит илләрнең мәгълүмат чараларыннан   800ләп вәкил катнашты. 4 көн эчендә павильоннардагы  экспозицияләрне  110 меңләп  кеше карады һәм 200   меңләп кеше – ачык  һавада. 100дән артык  чит ил сатып алучысы безнең җитештерүчеләр белән 185 очрашу уздырдылар, нәтиҗәдә продукция алыш-биреше турында  3 млрд. сумга килешүләр төзелде.  

Күргәзмәнең рәсми  сайты: www.goldenautumn.moscow

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International