Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында көзге кыр эшләре йомгаклары буенча брифинг узды

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  узган брифингта  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге  кыр  эшләре йомгаклары  буенча  белешмәләр бирде.

Кукурузны да исәпкә алып, республика буенча 3,9 млн т ашлык җыю  планлаштырылган.  Бүгенгә    3,7 млн тонна җыелган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  октябрь  һәм  ноябрьдә орлык  кукурузын  җыю дәвам итәчәген әйтеп узды.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, ел быел коры килгәнгә күрә,  барлык чаралар күрелсә дә,   былтыргы кебек  5 млн т ашлык җыеп булмады.

«Министрлык  һәм АПКның бөтен   коллективы узган ел да быелга ашлык буенча шундый  ук рекордлы нәтиҗәләргә ирешү бурычын куйган иде, әмма табигать үзенекен итте.  Шулай да, ашлык – символик күрсәткечләрнең берсе», – дип ассызыклады  министр.

Ашлыкка сатып алу бәяләре арту сәбәпле, Татарстанда социаль икмәкләр  субсидияләнергә мөмкин. «Ашлыкка сатып алу бәяләре артуны исәпкә алып, мондый сорау туа:  соңгы елларда без ипине азрак ашый башласак та, ипинең бәясе ничек булыр,   ул  җан башына тәүлеккә 260 г чамасы ашала. Әмма икмәк  – сәясәт ул. Шуңа күрә аңа бәяләр үсешен күзәтеп торырга туры килә», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов ашлыкка бәяләрнең  күтәрелүе  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен яхшы булуын билгеләп үтте, әмма бу җитештерелгән  продукциянең бәясе  күтәрелүгә китерә.

«Бүгенге бәяләр социаль икмәкләр  өчен дә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен дә шактый  уңай. Шулай да, продукциянең үзкыйммәтен    оптимальләштерүне камилләштерү таләп ителә, берәүдә аның  килограммы 6 сум, икенчеләрендә 8 сум», – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы эшкәртелмәгән сөткә ихтыяҗның артуын билгеләп үтте, аңа сатып алу бәяләре дә арта.

«Терлекчелек буенча күрсәткечләр беркадәр артты.   Татарстанда  1 млн 850 мең тонна сөт җитештерелгән. Безнең күршеләр – Самара, Ульяновск, Марий Эл, Чувашия – моны сизми дә калдылар, ә бездә товар сөте тәүлеккә  4 мең тоннага җитте – бу инде сизелерлек», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов,  республика  бу   елның тугыз аенда сөт сатудан 3,5 млрд сум табыш алды,  бу узган елдагыдан азрак, диде.

«Бүген сөткә сатып  алу бәяләре узган елга караганда  2 сум 30 тиенгә кимрәк.   Без сөтнең үзкыйммәте чигендә эшлибез.  Шул шартларда да кайберәүләр сөт  продукциясенә бәяләрне арттырырга маташа.   Бездән  сөтне литрын 17–18 сумнан алганда да, кибетләрдә сөткә бәяләр төшмәде. Күп предприятиеләр   оптовиклар  аша эшлиләр.  Минемчә, өстәлгән бәя аермасының бер өлеше   оптовикларда кала, ә бер өлеше азлап сатучыларда.  Бездә аларга тәэсир итәрлек чаралар юк», – дип аңлатты  спикер.

«Әгәр җайга сала торган федераль закон булса… Мондый тәкъдимнәр   бер мәртәбә генә кертелмәде инде,  әмма  алар каралмады. Әгәр чималны җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр,  сатучылар арасында өлешләр   закон проекты  белән бүленсә,  ул  чакта  гаделлеккә ирешеп булыр иде.   Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертелгәндә бу  фактор  да каралачак дигән сүзләр йөри  йөрүен. Ничек булыр  - моны киләчәк күрсәтер», – дип өстәде ул.

Марат Әхмәтов  республикада ит җитештерү күләменең  2 %ка арткан булуын билгеләп үтте.  Быел  500 мең тонна эре мөгезле терлек  ите,  дуңгыз   һәм   кош  ите җитештерү планлаштырыла,  диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International