ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

27 апрельдә  Арчада  сиптерү  агрегатлары парады  узды. Район    хуҗалыкларында  чәчүлекләрне  яклау өчен  шундый  39   агрегат исәпләнә,  шулардан  5  - үзйөрешле.    Шуны  әйтергә  кирәк,  быел  Арча  районының «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасы” ҖЧҖ һәм   «Ватан» агрофирмасы”  ҖЧҖ Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  үзебездә  эшләнгән  яңа  сиптерү  агрегатлары  алдылар.    

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  27  апрельдә хезмәтләрендә  югары  уңышларга  ирешкән татарстанлылырга   Россия  Федерациясенең  һәм  Татарстан  Республикасының  дәүләт  бүләкләрен  тапшырды.   Бу  тантана  Казан  Кремлендә  узды.  

Татарстан  Республикасы Югары  Ослан  районының  Матюшино  мәктәбе  командасы  «Яңа  эш башлаучы   фермер»    VII бөтенроссия   интеллектуаль уенының  соңгы  этабына кадәр  килеп  җитте  һәм «Инновацион проектлар»   номинациясендә  җиңү  яулады. 


27
апрель, 2019 ел
шимбә

Бүген, 27 апрельдә, Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  “Казан” агросәнәгать паркында  узган  авыл  хуҗалыгы ярминкәсендә  булдылар.   

Кыр  эшләрен  башкару  чорында  өстенлек  бирелә  торган  бурычлар  турында  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  сөйләде.  


26
апрель, 2019 ел
җомга

Шимбә көнне, 27 апрельдә, иртәнге  6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  (“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында)   гадәттәге  авыл хуҗалыгы  продукциясен һәм  көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату ярминкәләре эшли башлый.    

Бүген, 26 апрельдә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  талантлы  инженер,  республика  дәрәҗәсендәге  җитәкче,  үз  гамәлләре  белән Татарстан  Республикасы  тарихына  кереп  калган    Николай Энвальд турында  чыккан  китапның    презентациясе  узды.     Николай Григорьевич Энвальд озак  еллар  «Татсельхозтехника» берләшмәсен  җитәкли,   ТАССР Министрлар  Советы Рәисенең беренче  урынбасары – ТАССР Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе  булып  тора.  Ул  бүгенге   көндә  Татарстан  Республикасын  үстерүгә  үзләреннән  зур  өлеш  кертүче  уңган,  инициативалы  идарәчеләр, техника  буенча  уңышлы  эшләүче  галимнәр үстереп  калдырды. Документаль-публицистик басма  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  әзерләнде  һәм ул  аның  хезмәттәшләренең, дусларының һәм туганнарының  матур  истәлекләреннән,  хатирәләреннән  төзелде,  бүген  алар  Министрлыкта  уздырылган    әлеге  басманың презентациясенә  җыелдылар. 

Аларга  премияләрне  муниципаль район башлыгы   Фәрит Хөснуллин һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов  тапшырды.

25 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм «Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәге» тарафыннан  республиканың  29 муниципаль районыннан кооперативлар бухгалтерлары  һәм  рәисләре  өчен  Татарстан  Республикасы   авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларында бухгалтерлык исәбе  һәм  хисап бирү үзенчәлекләре  буенча  уку  семинары  уздырылды.        


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 25 апрельдә, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  саммиты  кысаларында   «АПК экспорты: ислам масс-маркеты киштәләрендә  кемне  көтәләр» темасына     сессиядә  чыгыш  ясады.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International