Республика районнарында кыр эшләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора. Республика кырларында терлек азыгы әзерләү буенча актив эш алып барыла.
20 июльдә Питрәч авылы наратлыгында 4 нче Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр фестивале узачак. Чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.
Ленинград өлкәсендә Россиядә иң зур «Бөтенроссия кыр көне - 2019» агротехнологик күргәзмәсе ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко катнаштылар.
Урып-җыю эшләрен нәтиҗәле һәм вакытында башкару өчен барлык урып-җыю транспортының югары дәрәҗәдә төзек һәм эшкә әзер булуы, эшләрне төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия.
Әлмәт районында “Яшелчә аланы” күләмле проект буенча актиа эш алып барыла. «Авыл» кооперативында яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча быел 16 резидент катнашты. Чәчү мәйданы 110 гектардан артык тәшкил итә. Яшелчә аланының күпчелек мәйданында чөгендер, кишер, пекин кәбестәсе, төсле кәбестә, ак кәбестә, брокколи, кура җиләге, карлыган, клубника, кара бөрлеген үсә.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Санкт-Петербургта 10-11 июльдә уза торган III Халыкара балык сәнәгате форумы эшенә старт бирде. Россия балык хуҗалыгы комплексының төп мәйданчыгына быел 20 чит ил делегациясе, үзебезнең һәм чит илләрнең җизнес, тармак ассоциацияләре вәкилләре җыела. Чараның төп темасы – «Иксез-чиксез мөмкинлекләр: табигать, икътисад, кеше».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу конкурсының 2 этабы турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм авыл җирендә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе - Маракиннар гаиләсе, алар менә өченче ел инде Зәй районының Урта Пәнәче авылында йомырка сала торган тавыклар һәм бройлерлар үстерәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 6 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 9 июльдән 11 июльгә кадәр “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ белгечләре төркеменең Нурлат районы халкы белән очрашулары планлаштырылган.