Илдус Габдрахманов: 500 гектардан артык чәчүлек җире булган һәр хуҗалыкның үзенең измә агрегаты булырга тиеш

2020 елның 13 марты, җомга

12 мартта Чистай районында язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, районда 100 мең гектардан артык чәчүлек мәйданы бар, диде, шуннан бөртекле һәм кузаклы культуралар – 51 200 га, азык культуралары – 27 700 га һәм техник культуралар – 20 300 га.

Бүген Чистай авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр, ә аннары планда – көзге культураларны тукландыру. Районда шулай ук техниканы ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә, минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Тракторларның техник әзерлеге – 88%, чәчү комплекслары – 83%, хуҗалыкларда чәчү агрегатларын, культиваторларны һәм тырмалау агрегатларын көйләү эшләре бара. Минераль ашламалар әлегә бер гектарга 33 кг тупланган. Киңәшмә барышында минераль ашламаларны бер гектарга кимендә 70 кг туплау бурычы куелды.

Илдус Габдрахманов уңыш нигезен тәшкил итүче нәрсәләрне ассызыклап китте. «Уңыш чәчүлек мәйданнарының оптималь структурасына, орлыклар сыйфатына, башкарыла торган эшләргә, техника торышына, технологик алымнарга һәм кадрлар белән эшләүгә бәйле. Технологияләр төгәл үтәлгәндә генә теләгән нәтиҗәләргә ирешеп була. Шулай ук яклау чарараларының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. 500 гектардан артык чәчүлек җире булган һәр хуҗалыкның үзенең измә агрегаты булырга тиеш, дигән бурыч куела», – диде ул.

Очрашу ахырында министр урынбасары игенчеләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының язгы кыр эшләрен сыйфатлы һәм вакытында уздыруга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларыннан автиврак файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International