Татарстан аграрийлары минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләрен карадылар

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

11 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Буйский химия заводы» ААҖ вәкиллеге җитәкчесе Павел Горин, маркетинг бүлеге башлыгы Дмитрий Белозёров, шулай ук «Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, хуҗалыклар агрономнары һәм җитәкчеләре катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында орлыкларны агулаганда микроэлементлар куллануга игътибар бирү кирәклегенә басым ясады һәм тамырдан тыш тукландырганда минераль ашламалар куллану үзенчәлекләренә туталды.

Киңәшмә барышында үсемлекләрне минераль ашламалар белән тукландыруны оештыру һәм сыйфатлы уңыш алу юллары турында фикер алыштылар.

Киңәшмә ахырында катнашучылар туфракка кертелә торган ашламаларның һәм ферригация өчен суда эри торган комплексларның яңа линиясе белән, шулай ук биологик актив табигый компонентлардан торучы хелат рәвешле микроэлементларның төрле составлары белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International