Район хәбәрләре: Арча районында язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын кабул итү тәмамланды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кушуы буенча республикада  2020 елгы язгы чәчү буенча эш планнарын кабул итү бара. Мәс., Арча районында бүген язгы кыр эшләрен уздыру буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, һава торышына бәйле рәвештә, быел язгы кыр эшләре башка еллардагыдан иртәрәк башланырга мөмкин. Шуңа күрә әзерлек эшләрен тизләтелгән режимда башкарырга кирәк.

Арча районында түбәндәге чәчүлекләр структурасы планлаштырылган: бөртекле һәм кузаклы культуралар – 54 300 га, шул исәптән көзге культуралар – 15 247 га, азык культуралары – 53 985 га, рапс – 5 061 га, бәрәңге – 1 211 га, яшелчәләр – 643 га, пар җирләре – 3 931 га. Районда барлык чәчүлекләр мәйданы 115 200 га тәкил итә, сөрүлек җирләре – 119 131 га.

АХП җитәкчеләре һәм баш агрономнары язгы кыр эшләренә әзерләнү, чәчүлек мәйданнары структурасы, орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары һәм тупланган ашламалар белән тәэмин ителеш, шулай ук техника әзерлеге турында сөйләделәр.

Киңәшмәдә минераль ашламаларга аерым игътибар булды. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО бүлеге башлыгы Раил Шакирҗанов уңыш һәм ашлык сыйфаты өчен вегетация чорында яфрактан тукландыруның мөһимлеге турында сөйләде.

Моннан тыш, эш планнарын кабул итү барышында 500 гектардан артык җире булган һәр хуҗалык өчен измә агрегатын алу бурычы куелды. Аны куллану Татарстан Республикасы буенча 750 мең тонна ашлык алырга  һәм үсемлекләрне яклау чараларын янга калдырырга ярдәм итә. Измә агрегатлары Арча һәм Буа районнарында «Игенче» АФ ҖЧҖендә һәм «Авангард» ҖЧҖендә нәтиҗәле эшли.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, предприятиеләрнең авыл хуҗалыгы техникасы март азагына әзер булырга тиеш, дип билгеләп үтте.

Шулай ук узган атнада Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов авыл хуҗалыгы оешмаларының баш инженерлары өчен практик укулар үткәрде, алар «ЧаллыАгроСнаб» ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында двигательләрне һәм ягулык аппаратларын ремонтлау белән таныштылар, «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖнең газ-мотор техникасы (метан) сервис үзәгендә газда эшли торган автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү цехларында һәм техниканы тикшерү участокларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International