Актаныш районы язгы кыр эшләренә кереште

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәре  язгы  кыр эшләренә  тотындылар.  Бу  эшкә  республикада  беренчеләрән булып  Актаныш  районы  игенчеләре  кереште.  Аларга    Чистай  районы  кушылды.  Шул  араларда  Азнакай  районы  да  кырларга  чыгуны  планлаштыра.  

Актаныш  районының  «Н. Баян ис.»  ҖЧҖ 305 гектарда  көзге  арыш  һәм  бодайны  тукландыруга  кереште. Актаныш  районында   көзге  культуралар -    12,3 мең га мәйданда, күпьеллык   үләннәр 19,3 мең га мәйданда  тукландырылырга  тиеш, ә Чистай  районында -  12,3 мең һәм  20,2 мең га мәйданда.  Республикада  көзге  культураларны    486,7 мең га мәйданда  тукландыру планлаштырыла.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә, Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре 2020 ел  уңышы  өчен минераль ашламалар  сатып алуга  бюджеттан  ярдәм алырга  мөмкин.  Бу  акчаларны    бер  гектар  чәчүлеккә  кимендә  35 кг минераль ашламалар  туплаган  хуҗалыклар  алырга  мөмкин.   

Гомумән, республика буенча 13 мартка 107 615 тонна, ягъни  бер  гектарга  38,5 кг   минераль ашлама  тупланган,  бу  2019 ел  күрсәткечләреннән  артыграк.  Узган  елның  бу  датасына  бер гектарга   32,5 кг ашлама тупланган  булган. 

Соңгы  белешмәләр буенча, лидерларның  беренче  өчлегендә   Зәй районы хуҗалыклары,  алар   минераль  ашламаларны     5 172 тонныа, ягъни  бер  гектарга   77 кг туплаганнар  (110%), Сарман  районы -    5 567 тонна  яки  гектарга  70,4 кг   (100,6%) һәм  Тукай районы -  4 734 тонна яки гектарга   63 кг (90%).   Тәтеш, Әтнә, Балтач, Саба, Нурлат, Кукмара, Буа, Минзәлә районнарында  да  күрсәткечләр начар түгел.  

Быел  бер гектарга  70 кг-нан артык  туклыклы  матдә  туплау  бурычы  куелды. Шуңа  күрә түбрәк  күрсәткечле   районнарга  активлашырга  кирәк.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуны  искәртә,  минераль ашламалар  авыл  хуҗалыгы  культуралары уңышын  арттыруда төп  нигез булып  тора.  Ашламалар, уңышны  гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыралар: аларда  шикәр, май, аксым,  шулай  ук  биологик  актив матдәләр   күләмнәре арта.  Шуңа  күрә  минераль ашламалар  туплау  һәм кертү  эше  җитәрлек  күләмдә алып барылмый  торган  районнарга  моңа  игътибарны  арттырырга  кирәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International