Апас районында «Алдынгы технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш, Зеленодольск, Апас районнарыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.
Бүген Марат Җәббаров район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә Чистай районының кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше белән танышты.
Бүген Чистай районында терлекчелек буенча ачык һавада чираттагы зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Лаеш районында чәчүлекләрне пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умартачыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибен аңлату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Зәй районында «Чәчү батырын», иң яхшы бүлекчәләрне һәм механизаторларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада район башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, «Агрокөч» АҖ генераль директорының үсемлекчелек мәсьәләләре буенча урынбасары Булат Шакиров катнашты.
Сыйфатлы продукция җитештерү – фермер Гатауллиннар эшчәнлегендә төп максатларның берсе.
Спас районының Екатериновка авылыннан Динар Гыйниятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре хәзерге вакытта бар куәткә терлекләрне кышлату өчен ышанычлы азык базасы булдыру өчен эшлиләр.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Алексеевск районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен комплекслы цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чара район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының райондагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «РИВЦ» АҖ белгечләре катнашында Алга һәм Родина хуҗалыклары базасында узды.