11 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Нурлат районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин йөрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «Сөләйманов Ә.И» КФХсында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты, Нурлат районының авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.
“Сезнең район – урып-җыю алдынгылары арасында. Бүгенге көнгә игенчеләре тырышлыгы белән район 50%тан артык мәйданда 80 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Аннары ул «Сөләйманов Ә.И» крестьян-фермер хуҗалыгының сөт-терлекчелек комплексында булды, анда ул предприятие эшчәнлеге белән танышты. 1200 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы 2009 елда файдалануга тапшырылган. Аның территориясендә 2 сыер абзары, бозаулату бүлеге, «Параллель» саву залы (De Laval), 5 сенаж һәм силос траншеясы, лагун, 5 карда, административ бина һәм санүзәк урнашкан. Саву залында Италиянең «Карлиоклимат» фирмасында җитештерелгән җылыткычлар урнаштырылган. Предприятиедә терлекләрне бәйсез тоту системасы кертелгән. Азыкны 2 азык тарату җайланмасы сала.
Очрашу барышында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Марат Җәббаров шулай ук урып-җыюда эшләүче иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр. Аларга акчалата сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Сәфәр ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Нурлат районының Чулпан авылында балалар футбол мәйданчыгын ачты. Спорт объекты универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча Президент программасы кысаларында төзелгән.