Казан авыл хуҗалыгы машиналары заводында (“Казаньсельмаш”) республика җитәкчелегенә заводның яңа эшләнмәләрен күрсәттеләр

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казансельмаш” ҖЧҖ коллективы белән очрашты. Президент предприятиедә Биектау районына эш сәфәре кысаларында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

 “Казансельмаш” - минераль һәм органик ашламалар сиптергечләре җитештерүче алдынгы компания. Үзебездә җитештерелгән «Барс-5» борт компьютеры һәм «Атлас-730» GPS-навигаторы белән электрон сиптерү системасы теләсә нинди тизлектә штанганың бөтен озынлыгы буенча (24 метрдан 30 метрга кадәр) препаратларны төгәл һәм тигез рәвештә кертүне тәэмин итә. Биредә 140 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы - 52,3 мең сум. Завод техниканы үзебезнең ил һәм чит ил базарларына чыгара. Бу хакта предприятие директоры Рәфис Мифтахов сөйләде.

Республика җитәкчелегенә заводның яңа эшләнмәсен – «Автопилот» системасын күрсәттеләр, ул хәзер район хуҗалыкларында үзйөрешле сиптергечләргә тест уза һәм, тест нәтиҗәләре уңышлы булган очракта, массакүләм җитештерүгә җибәреләчәк. Сиптерү җайланмалары (электр яки гидравлик план), нигездә, машина йөртүчедән йөкләнешне киметергә, препарат кертү процессын күзәтергә һәм эшкәртелгән җирләргә кабат кермәскә мөмкинлек бирә. Моның артыннан «Автопилот» күзәтә.

Үзйөрешле сиптергечне йөртүче «Автопилот»ның автоном режимдагы эшен күрсәтте:ул, Атлас 730 навигатор сигналы буенча «Автопилот»ка авыл хуҗалыгы техникасы белән мөстәкыйль идарә итәргә мөмкинлек биреп, транспорт чарасын кабызып, аның кабинасыннан чыкты.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентына Татарстан предприятиесенең тагын бер яңа эшләнмәсен - сиптергеч штангасын үсемлекләр биеклегенә яраклаштыруның автоматлаштырылган системасын күрсәттеләр. Үзйөрешле сиптергеч нинди дә булса каршылыкка очраса, аның «канатлары», авыл хуҗалыгы техникасына һәм каршы килүче объектка зыян китермичә, аның аша узарга мөмкинлек бирә. Шулай ук система үсемлекләрдән оптималь ераклыкта эшкәртү уздырырга, кырларның рельефына һәм төрле үсемлекләрнең биеклегенә җайлашырга мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, җитештерүнең алга китүен күрү өчен ул Татарстанның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә даими йөреп тора. «Татарстанның барлык югары күрсәткечләре артында нинди зур көндәлек хезмәт торуы күренә", - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты коллективка фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Эшче һөнәре булган кеше, үз эшенең остасы һәрвакыт һәм һәркайда кирәк. Һәркөнне республика иминлеге өчен эшләүче кешеләргә яхшы хезмәт хакы түләү, шулай ук социаль гарантияләр тәэмин итү аеруча мөһим», - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул 90 нчы елларда Биектау районы башлыгы булып торуы һәм районның хезмәт коллективлары, үсеш мөмкинлекләре белән таныш булуы турында сөйләде.

Белешмә өчен:

Авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә:югары уңыш алу өчен үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән саклау чаралары куллану мөһим.

“Казансельмаш” өр-яңа инновацион машиналар - гидростатик трансмиссия белән ОС-2500М, ОС-30000М ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр җитештерә һәм аларны куллануга кертә. Болар - чит илләрдә җитештерелә торган сиптергечләрнең аналогы, алар үзләренең комплектациясе һәм сыйфаты буенча чит илләрнекеннән калышмый, ә бәясе буенча ике тапкыр арзанрак. Алар белән идарә итү гади булса да, үсемлекләрне яклау чараларын куллануда алар югары җитештерүчәнлекә ия. Көпчәкләр белән идарә итүдәге өч режим(шул исәптән «краб йөреше») маневрлауда җиңеллек тудыра һәм төрле урыннардан җиңел үтәргә ярдәм итә. Рульдәге фрикцион джойстик һәм гидростатик көчәйткеч аны йөртергә өстәмә уңайлыклар бирә. Ике әйләнмәле мостик культураларны эшкәрткәндә аларны һәм туфракны аларга зыян килүдән саклый. «Барс-5» борт компьютеры һәм «Атлас-730» GPS-навигаторы белән электрон сиптерү системасы теләсә нинди тизлектә штанганың бөтен озынлыгы буенча(24 метрдан 30 метрга кадәр) препаратларны төгәл һәм тигез рәвештә кертүне тәэмин итә. Форсункалар яктырткычлары аркасында тәүлекнең теләсә кайсы вакытында максималь төгәллеккә ирешергә мөмкин. “Казансельмаш” Татарстанның, Россиянең һәм якын чит илләрнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 7 мең берәмлектән артык тагылма техника һәм 500 үзйөрешле сиптергеч җитештереп бирде. Техниканы хәзер Росагролизингның ташламалы программалары буенча сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны (843)210-17-33 телефоны аша яки түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин:Биектау районы, Инеш поселогы, 1нче бина, сайт: www.kazansm.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International