«ВкусВилл» Татарстанда җитештерүчеләр эзли

2020 елның 14 августы, җомга

"ВкусВилл" Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән үз продукциясен товарлар челтәренә кертү турында сөйләшүләр алып бара. 13 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә товар җибәреп торучылар белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республиканың агросәнәгать мөмкинлекләрен презентацияләде, Татарстан, Россиядә җитештерелә торган барлык сөт күләменең 6 процентын тәшкил итеп, сөт җитештерү буенча иң алда бара, дип билгеләп үтте ул. Төбәк шулай ук җитештерелә торган продукциянең башка төрләре буенча да үз-үзен тәэмин итә ала, шул исәптән ит, йомырка, көнбагыш мае, бөртекле культуралар һ. Б. белән.

"ВкусВилл" яраклылык срогы озакка сузылмый торган сәламәт туклану продуктлары җитештерү буенча махсуслашкан компания, аның төп максатларының берсе - җирле тәэмин итүчеләр базасын киңәйтү. Моның өчен челтәр вәкилләре Казанга ике көнлек визит белән килделәр. «Безнең сәүдә киштәләренә натураль азык-төлек продуктлары гына эләгә ала. Без тәэмин итүчеләр белән дә азык-төлекне буяулардан, ароматизаторлардан, консерватлардан, тәмләткечләрдән һәм башка өстәмәләрдән мөмкин кадәр чистартырга тырышып эшлибез. Эре җитештерүчеләр үз рецептураларында мондый үзгәрешләргә бик теләп бармыйлар, шуңа күрә „ВкусВилл“ өчен төп тәэмин итүчеләр — чагыштырмача зур булмаган партияләр белән продукция җитештерә торган җайлырак кече һәм урта компанияләр», - дип аңлатты сәүдә челтәренең сыйфат һәм сатып алулар буенча идарәчел директоры Евгений Римский.

“ВкусВилл” сәүдә челтәре көчәя бара - бүген ул илнең 48 шәһәрендә 1 234 кибетне үз эченә ала. Көн саен челтәр Россия буенча 30 000 заказ һәм Казанда 4 000 тирәсе заказ ала. Шул ук вакытта Татарстан башкаласында әлегә дүрт кибет кенә ачылган.

“ВкусВилл” китереп бирүнең катнаш моделе буенча эшли - үз хезмәтеннән тыш, компания такси, “Сбермаркет”, “Яндекс” һәм Delivery Club белән эшли. Якын киләчәктә компания Татарстанда һәм республикадан читтәге кибетләргә хезмәт күрсәтә торган яңа бүлү үзәге ачу мөмкинлеген карый.

Хәзер сәүдә челтәре җирле тәэмин итүчеләр белән аларның продукциясен товар линиясенә кертү турында сөйләшүләр алып бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында оештырылган очрашу барышында ритейлерга «Ак Кремль» сыра кайнату заводы продукциясе, «Кама Тамагы» сыры, «Залесный» агрофирмасы ите, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) продукциясе, шулай ук икмәк, шәрыкъ тәм-томнары һәм алкогольсез виноград эчемлекләре һ.б. җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдир ителде.

Марат Җәббаров Министрлыкның бурычы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларның продукциясен сатуда ярдәм итү булуын билгеләп үтте һәм, җирле җитештерүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итеп, челтәрнең Татарстанда киңәюенә һәм үсүенә ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International