Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән Россия Федерациясе Хөкүмәте гөмбәләрне авыл хуҗалыгы продукциясенә кертте.
Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казанда Мәрҗәни урамындагы 16 йорт адресы буенча урнашкан «Безнең фермер» уникаль товар мәйданчыгы актив эшчәнлек алып бара һәм үсешен дәвам итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 16 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында төбәкара стажировкалар системасына һәм кооператив идарәчеләре өчен тәҗрибә алмашуга багышланган видеоконференция узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда үз бизнесын башларга теләүчеләрне, яшь фермерларны, шулай ук бер елдан да кимрәк эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын Яшь фермер мәктәбендә катнашырга чакыра. Мәктәпне тәмамлагач, катнашучылар квалификация күтәрү турында таныклык алачаклар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның потенциаль экспортерлары белән киңәшмә үткәрде. Бүгенге чараның төп максаты - Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең экспорт эшен активлаштыру, бу юнәлешне үстерүгә ярдәм итү, экспортерларны дәүләт ярдәме чаралары белән таныштыру, консалтинг, яңа мөмкинлекләр эзләү һәм Татарстан Республикасы АПК продукциясенең экспортын үстерү һәм арттыру.
Бүген, Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Үз товарларын һәм продуктларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагында 130 млрд.сумнан артык акчалата керем көтелә, 2019 елга үсеш якынча 15 млрд. сум тәшкил итәчәк. Көтелгән рентабельлек -16% дәрәҗәсендә (узган елга карата 6% үсеш). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биржа сатулары механизмы аша минераль ашламалар сатып алу мөмкинлеге булу турында хәбәр итә. Бүгенге көндә эре минераль ашламалар җитештерүчеләр биржа сәүдәләрендә үз продукцияләрен саталар, болар: «ФосАгро» Төркеме («Апатит» АҖ, «ФосАгро-Регион» ҖЧҖ), «МХК «ЕвроХим» ҖЧҖ («ЕвроХим Трейдинг Рус» ҖЧҖ), «ОХК «УРАЛХИМ» АҖ («УРАЛХИМ» ТД ҖЧҖ), «Акрон» төркеме («Акрон» ГАҖ, «Дорогобуж» ГАҖ, «Агронова» АҖ), «КуйбышевАзот» ГАҖ, «Тольяттиазот» ГАҖ, КАО «Азот», «Газпром нефтехим Салават» ҖЧҖ.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 14 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар