Татарстан Республикасы - техника паркын яңартуда лидер: иң күп техниканы кече һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатып алды

2020 елның 25 декабре, җомга

Ел ахырында Росагролизинг төбәкләр белән эшләүгә йомгаклар ясады. Ташламалы лизинг шартларында иң күп техниканы Татарстан Республикасы аграрийлары сатып алган.

1058 яңа авыл хуҗалыгы машинасы, алар арасында 116 комбайн һәм 197 трактор Татарстан кырларында эшли инде. Быел төбәк агросәнәгать комплексында Росагролизингның инвестиция чыгымнарының гомуми суммасы 4,1 млрд. сум тәшкил итте.

Бер ел эчендә бик зур үсеш булды. 2019 елда Росагролизингның төбәк рейтингында Татарстан инвестиция чыгымнары суммасы һәм сатып алынган техника саны буенча нибары 10 нчы урынны гына биләгән.

Иң күп техниканы, бу 911 берәмлек, Росагролизинг кече һәм урта хуҗалыкларга саткан.

Аграрийлар үзләре Росагролизингның отышлы шартларыннан һәм гаризаларның тиз каралуыннан канәгатьлек белдерәләр.

Руслан Хәлиуллин - «Био-Агро " ҖЧҖ идарәчесе»:

"Машина-трактор паркын яңарту - күп кенә аграрийлар өчен беренче чираттагы бурыч, чөнки яңа техника нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә. 2020 елда Росагролизинг аша 28 берәмлек техника сатып алдык. Росагролизинг белән хезмәттәшлеккә бик шат андагы хезмәткәрләр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Һичшиксез, алар белән эшләүне дәвам итәчәкбез".

Иршат Хәнифов – “Волга-Селект” ҖЧҖ идарәчесе:

"Росагролизинг белән эшләү бик ошый, аграрийлар өчен аның төрле яхшы программалары бар. Компаниянең «Алдан броньлау» дигән яңа акциясен билгеләп үтәм. Әйтик, декабрьдә техниканы рәсмиләштердек, чәчүгә инде аны аласың, ә аның өчен сентябрьдә генә түли башлыйсың. Бу бик уңайлы. Быел без 41 берәмлек техника сатып алдык".

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, киләсе елда Татарстан Республикасы Росагролизинг ярдәмендә авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту күләмен арттыруны  планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International