Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эш йомгаклары турында хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров ярминкәләрдә катнашучы республика районнарына рәхмәт белдерде һәм Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск районында узган 15 ярминкә нәтиҗәләре буенча барлыгы 1086 млн.сумлык продукция кайтарылган һәм сатылган, дип хәбәр итте. Шәһәр халкы 1295 тонна ит, 287 тонна үлчәүле сөт, 4,2 млн.данә тавык йомыркасы, 634 тонна он һәм 881 тонна шикәр комы, 23,6 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.
Министр республика халкын 27 декабрьдә быел соңгы мәртәбә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырды.
Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрнең нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм аларны оештыру – хөрмәткә лаек зур хезмәт, дип билгеләп үттен. Ярминкәләр бәяләр үсешен тоткарлауда яхшы инструмент булып хезмәт итә.
Бәйрәм ярминкәләре Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза. Яңа ел алдыннан шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен кулай бәяләрдән сатып ала алалар.
Продукция ассортименты һәр мәйданчыкта төрлечә, ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.
Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:
–Авиатөзелеш районы:Ленинград ур.,27(“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур.,7 йорт янында;
–Вахитов районы:Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;
–Киров районы:Кызыл Кокшай ур.,150/2(«Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта),Батыршин ур.,20;
–Яңа Савин районы:Хөсәен Ямашев пр.,71а(“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта);Лаврентьев ур.,10(чатыр корылган мәйданчык);
–Идел буе районы:Р.Зорге ур.,66, корп.1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур.,72 (чатыр корылган мәйданчык);
–Совет районы:Аграрный ур.,2(«Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7((чатыр корылган мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);
–Мәскәү районы:Ш.Усманов ур.,1(Энергетиклар һәм Ш.Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);
-Зеленодольск районы:Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә (“Радужный” сәүдә үзәге һәм “Яңа Тура” технополисы янында);
-Юдино бистәсендә(Революцион ур.,12)
-Чаллыда - Г.Тукай урамы, 16 йорт ("Строитель» стадионы каршындагы мәйдан), Чулман проспекты (Ипподром территориясендәге мәйдан);
–Зеленодольск районы:Яңа Тура һәм Осиново поселокларында:(«Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);
–Юдино поселогында(Революция ур.,12)
–Түбән Камада:Вокзал ур.,2(«Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур.,1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).
Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге якшәмбе көнне дә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.