Марат Җәббаров Казанда Яңа ел алдыннан узган авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эшен бәяләде

2020 елның 27 декабре, якшәмбе

Әгәр шәһәр кешеләренең күпчелеге өчен бүген ял көне булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен бу иң мөһим һәм җаваплы эш көннәренең берсе. Бүген Казанда һәм Чаллыда бу елда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Әлеге ярминкәләрдә иң кирәкле, иң тәмле, көндәлек һәм бәйрәм өстәлләре өчен әйберләрне кулай бәяләрдән сатып алып була. Нәкъ менә шуңа күрә бүген ярминкәләргә ихтыяҗ аеруча зур.

Татарстанда алдагы көндә, шулай ук төне буе дулаган кар буранына карамастан, барлык районнар да билгеләнгән урыннарга уңышлы килеп җиттеләр һәм иртәнге 6дан шәһәр халкы өчен эшли дә башладылар. Сатып алучыларның, сатучыларның күңелен күтәреп, һәр мәйданчыкта кунакларны Яңа ел алды программасы белән каршы алдылар, ә пенсионерларны кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйладылар.

Иртәдән үк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ярминкәләрне карый башлады. Барлык мәйданчыкларны йөреп һәм һәр ноктаны игътибар белән өйрәнеп чыкканнан соң, Марат Җәббаров фермерлар һәм халык белән аралашты, шулай ук шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итүне оештыру буенча актив эш алып барганнары өчен районнарга рәхмәт белдерде.

Ярминкәләрне шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, район башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре дә тикшереп чыктылар. Шуны да әйтергә кирәк, китерелгән барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Кирәкле продукцияне сатып алырга өлгермәгән кешеләр өчен көн саен чатыр ярминкәләре үз эшләрен дәвам итәчәк. Фермерлар шәһәр халкы өчен шулай ук Яңа ел каникуллары көннәрендә дә продукция алып киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International