2020 елдагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьдә төгәлләнәчәк, әмма чатыр мәйданчыклары үз эшләрен дәвам итәчәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен республика халкы гадәттәге тәртиптә эшләүче махсус чатыр мәйданчыкларында сатып ала алачак, ә Яңа елдан соң алар 2021 елның 3 гыйнварыннан эшли башлыйлар.
Казанда чатыр ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча эшли:
*Авиатөзелеш районында-Дементьев ур.,7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә;
*Мәскәү районында-Батыршин ур.,20;
*Яңа Савин районында-Академик Лаврентьев ур.,10;
*Идел буе районында - Юлиус Фучик ур.,72;
*Совет районында-Ломжа ур.,2;Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7 (Дәрвишләр бистәсе)
Биредә республика территориясендә җитештерелгән төрле продукция:яңа суелган ит, тәмле авыл каймагы, үлчәүле сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм башка фермер продукциясен сатып алырга мөмкин.
Чатыр мәйданчыклары 3 гыйнвардан көн саен - 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.