Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Кешеләрнең һәм хайваннарның бердәм сәламәтлеге” Татарстан Республикасы фәнни-гамәли үзәге программасын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды

2020 елның 26 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм КДВМА ректоры Рөстәм Равилов «Кешеләрнең һәм хайваннарның бердәм сәламәтлеге» фәнни-гамәли үзәген төзү турында килешүгә кул куйдылар. Ике югары белем бирү оешмасы арасында килешү сәламәтлек саклау, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә нигези һәм гамәли трансляцион тикшеренүләр программасын бергәләп эшләү һәм гамәлгә ашыру максатларында имзаланды. Яклар Татарстан Республикасы фәнни-гамәли үзәгенең «Кешеләрнең һәм хайваннарның бердәм сәламәтлеге» программасын эшләү һәм тормышка ашыру өчен интеллектуаль, финанс, матди-техник, мәгълүмати һәм башка ресурсларны берләштерү турында килештеләр.

Килешү кысаларында уртак эшчәнлек зоонозларны һәм зооантропонозларны диагностикалауның, профилактикалауның һәм дәвалауның яңа ысулларын, сәламәт туклану, антибиотик йөкләнешне киметү һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең яңа ысулларын эшләргә, сынап карарга һәм гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International