ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсы финалистлары  үз  эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр.   Мәскәүгә конкурста  катнашкан Татарстан  укучысы  да  бара. 


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Авыл мәктәпләреннән  22 яшь татарстанлы    «Агро НТИ — 2019» конкурсының  финал  этабында  катнашчак.  Иң яхшылар  исемен  алу  өчен,  татарстанлылардан  тыш,  Волгоград, Кемерово, Новосибирск  һәм   Саратов өлкәләре  вәкилләре  ярышачак.     Балалар АПК өлкәсендә цифрлы    технологияләр куллану күнекмәләрен күрсәтәчәкләр һәм  роботлаштыру  буенча  биремнәрне чишәчәкләр.    Катнашучыларга  авыл  хуҗалыгы тармагының  берничә  юнәлеше  буенча  инженерлык  ярышларын  үтәргә  турычәк,  болар:    АгроМетео, АгроКосмос, АгроКоптерлар  һәм  АгроРоботлар.


17
май, 2019 ел
җомга

16 майда  Казанда     «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсының   катнашучылар шәхси  катнашкан төбәк    (очно) этабын   ябу  тантанасы  узды.  Ул  Казан  дәүләт  аграр     университеты базасында    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  оештырылды.  Конкурс авыл  мәктәпләренең    5-11 сыйныф укучылары  арасында  узды. Конкурста  Татарстанның  43  районыннан,     Башкортостан Республикасыннан, Пермь    краеннан һәм Ульян  өлкәсеннән  200гә якын  укучы  катнашты. 


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

15 майда  Казанда  АгроНТИ-2019 Бөтенроссия  конкурсының    төбәк  этабын  ачу  тантанасы  узды.   Төбәк  этабы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  Казан  дәүләт  аграр   университеты базасында  15-16 майда  узачак.    Конкурс авыл  мәктәпләренең    5-11 сыйныф укучылары  арасында  уза.    Ике  көн  дәвамында  балалар вәзгыяти команда  биремнәрен  чишәләр һәм алар  мөстәкыйль  рәвештә  үзләренең    агрокоптерларын, роботларын һәм    метеоҗайланмаларын  җыя алалар. 


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

26 мартта  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   Казан  дәүләт  аграр университеты һәм Татарстан  Республикасы    Фән һәм мәгариф  министрлыгы белән  берлектә  авыл  мәктәпләре  укучылары  өчен  Бөтенроссия  «АгроНТИ – 2019» конкурсына  багышланган    матбугат  конференциясен  үткәрде.  


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  мәктәпләре  укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсында  катнашырга  чакыра,  конкурс  5 – 11 сыйныф  укучылары арасында   өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш  буенча  уздырыла:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International