Авыл хуҗалыгы оешмаларының агымдагы елның ике аенда терлекчелек өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Лениногорск районында узган атнада район терлекчеләре өчен практик семинар узды. Анда районның 11 хуҗалыгыннан 100гә якын терлекче катнашты.
Фидакарь хезмәт итеп танылган шәхесләр, бай тәҗрибәле һәм мактаулы хезмәт кешеләре, үз эшенең осталары турындагы “Безнең рубрика”ның бүгенге герое - Абдрахманова Равия Нуретдин кызы, ул 40 еллап Спас муниципаль районының Ким авылында сыер савучы булып эшли. Аның әбисе дә, әнисе дә сыер савучы булып эшләгәннәр.
15 мартта “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Мул сөткә юл. Нәтиҗәле терлекчелек уңышларына ирешү» темасына семинар узды.
15 мартта “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Мул сөткә юл. Нәтиҗәле терлекчелек уңышларына ирешү» темасына семинар узачак. Аның кысаларында сыерларның сөт уңышына азык сыйфатының йогынтысы, эре мөгезле терлекләр үчретү һәм аларның сәламәтлеге, бозаулар тууны арттыру һәм ветеринария чараларының нәтиҗәлелеге турындагы мәсьәләләр каралачак.
12 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның ике айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Татарстан Республикасында нәсел терлекчелегенең торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.