20 февральдә Мөслим муниципаль районы өченче чакырылыш Советының XXXII сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев, “Чаллы-икмәк” җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Юнысов, шулай ук район Советы депутатлары һәм район җәмәгатьчелеге катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 20 февральдә Актаныш районы Советының 2018 елгы эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында актанышлыларның эшчәнлеген югары бәяләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара муниципаль районының 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча узган хисап сессиясендә катнашты.
Авыл хуҗалыгы техникасы яхшы ремонтланганда, чәчү кампаниясен оптималь срколарда башкарып чыгарга мөмкин. 2019 елгы чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6шар мең чәчкеч һәм культиватор, 650 киң колачлы куәтле трактор җәлеп ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы техникасын техник модернизациялшү һәм язгы кыр эшләренә әзерләү турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми хисап җыелышы узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар Министрлык бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар җәмгыятьләре җитештергән продукция күргәзмәсен карадылар, биредә җтөрле ит продукциясе, казылыклар, камыр ризыклары, татлы әйберләр, сәламәтлек өчен файдалы чәй үләннәре бар иде.