Бүген Кукмара районы тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 300 тоннадан арттырып җибәрде. Кукмара районы хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче мәртәбә һәм Татарстан Республикасы районнары арасында беренче булып, республикада иң аз авыл хуҗалыгы җирләре булган килеш, тәүлеклек тулаем сөт савымын 300 тоннадан арттырып җибәрде.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка кергән фермерлар өчен шактый өстенлекләр каралган. Беренчедән, бу - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермер ассоциациясенең ХX съезды кысаларында «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста катнашкан Татарстанның 12 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 5 КФХ 100 мең сум күләмендә премияләр алдылар. Алар арасында Арча, Буа (2 вәкил), Кама Тамагы һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.
Әлмәт районында атна саен район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә уздырыла. Семинарның теоретик өлешендә терлекләргә җылы су эчерүне оештыру, терлекчелек биналарында оптималь микроклимат булдыру, хайваннар туган көннән үк аларны дөрес һәм нисбәтле тукландыру мәсьәләләре карала, практик өлешендә – авылда уңышлы эшләү үрнәкләре.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.
14 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм фәнни бергәлек җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе уздырды, ул язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үзебезнең чәчүлек материалын куллану мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык продукцияне өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга тәкъдим итә.
Авыл тормышы һәм эше – ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын да зуррак хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итте. Җиңүчеләр 100әр мең сум күләмендә бүләк алачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991 елның 27 декабрендәге 2124-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 48 статьясы һәм Министрлыкның 2019 елның 22 июлендәге 151/2-пр номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә 2020 елга Министрлык каршында журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә.