Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар алуны дәвам итә

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Авыл тормышы  һәм эше   – ул  аерым  тормыш  рәвеше. Үзләренең  яраткан  эшләре  белән  танылган  хезмәт кешеләре   ихтирамга  лаек.    Ә хезмәткә  һәм туган җиргә  мәхәббәтне  буыннан-буынга күчерүчеләр  тагын да  зуррак  хөрмәткә ия.   Нәкъ менә шундыйлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә   «Татарстан  Республикасының  гаилә фермер  династиясе» республика конкурсын  игълан итте.  Җиңүчеләр   100әр мең сум күләмендә   бүләк  алачаклар. 

Конкурста    кимендә ике  буын фермерлар булган һәм бүгенге  көндә   крестьян-фермер хуҗалыгын тотучы  бер  гаилә әгъзалары  һәм аларның  туганнары  (кимендә 2 КФХ башлыгы)    катнаша  ала.  Династия  башлыгы  итеп  беренче  буын  КФХ башлыгы  таныла.    

 Конкурс буенча сайлап  алу  критерийлары  түбәндәгеләр була: 

- КФХ әгъзалары һәм даими  эшләүче  хезмәткәрләр  саны   (КФХның  һәр әгъзасы  һәм даими  хезмәткәре  өчен 1 балл);

- шәхси эшкуарларның  дәүләт реестрында  гаилә фермер династиясе      теркәлүнең   гомуми срогы    (һәр ел өчен  1 балл).

Шунысы  мөһим: КФХның  салымнар  буенча  бурычы  булмаска тиеш.  

Заявкаларны  һәм документларны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2020  елның  17  гыйнварына  кадәр  түбәндәге  адрес  буенча  кабул  итә:   420014, Татарстан Республикасы,   Казан шәһәре,    Федосеев урамы,  36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Кабул  итү  эш көннәрендә    9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Белешмәләр  өчен  телефоннар: (843) 221-67-53, 221-76-55.

Грант бирү  тәртибе  һәм  документлар рәвешләре  турында тулырак   мәгълүмат   сылтама  буенча  урнаштырылган. 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International