Әлмәт районында атна саен район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә уздырыла. Семинарның теоретик өлешендә терлекләргә җылы су эчерүне оештыру, терлекчелек биналарында оптималь микроклимат булдыру, хайваннар туган көннән үк аларны дөрес һәм нисбәтле тукландыру мәсьәләләре карала, практик өлешендә – авылда уңышлы эшләү үрнәкләре.
Терлекчелек буенча чираттагы семинар 18 гыйнварда Олег Слесаревның компактлы крестьян-фермер хуҗалыгында узды. Биредә савым сыерлары 140 башка кадәр җитә. 2017 елда хуҗалык Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә фермаларын үстерү программасы буенча 100 башка исәпләнгән сөтчелек фермасын төзүгә 5 миллион 760 мең сум грант ала. Бүген инде ул кирәкле инфраструктуралары белән алга киткән хуҗалык булып санала. Сөт-товар фермасы территориясендә хуҗалык эшчәнлеген алып бару өчен барлык шәһәр шартлары белән уңайлы торак төзелгән, бу да эшләүчеләр өчен бик мөһим. Хуҗалыкның шулай ук үз ашханәсе бар, хезмәткәрләр анда өч мәртәбә туклана алалар.
Бу хуҗалыкта гаилә фермасының исеме дә 100% үзен аклый. Биредә Олег Слесаревның бөтен гаиләсе эшли: әти-әнисе, улы, килене, кызы, җәй көннәрендә оныклары да булыша, алар көтү көтәләр, казлар карыйлар. Барысы да гаилә өчен тырыша. Моның нәтиҗәсе – җитештерү күрсәткечләре ел саен артып бара. Хуҗалыкта 2019 ел йомгаклары буенча савым 5356 кг тәшкил итә, яшь терлекнең тәүлеклек артымы 1 килограммга җитә һәм аннан да күбрәк була. Хуҗалыкның киләчәк планында – 300 - 350 баш савым сыеры өчен яңа сөтчелек фермасы төзү.