ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2019 ел
җомга

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  оештыра  торган  гадәттәге  "Бөтенроссия кыр  көне" күргәзмәсе быел  10 - 12  июльдә   Ленинград өлкәсенең  Пушкин шәһәрендә  узачак.  

16 майда  Казанда     «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсының   катнашучылар шәхси  катнашкан төбәк    (очно) этабын   ябу  тантанасы  узды.  Ул  Казан  дәүләт  аграр     университеты базасында    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  оештырылды.  Конкурс авыл  мәктәпләренең    5-11 сыйныф укучылары  арасында  узды. Конкурста  Татарстанның  43  районыннан,     Башкортостан Республикасыннан, Пермь    краеннан һәм Ульян  өлкәсеннән  200гә якын  укучы  катнашты. 

Оператив белешмәләр  буенча, бу  техник культура    17 майга    64,3 мең  гектар  мәйданда  чәчелгән, ә  план  буенча   -  65,6 мең га, дип  билгеләп  үтте  Министрлыкның  игенчелк  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков. «Шикәр  чөгендеренә  узган  ел  да  шундый ук мәйдан  – 64,3 мең  га  бүленгән  иде», – дип  өстәде ул. 


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Истанбулда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  һәм  «Konermak iç ve dış ticaret ltd Şti» Төркия  компаниясе генераль директоры  Мустафа Озкылыч Татарстан агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  проектларны  гамәлгә ашыруда  үзара  хезмәттәшлек  турында  килешүгә  кул  куйдылар.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эш  башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  грантлар  бирү өчен  сайлап  алу  конкурсында  җиңүчеләрне  игълан  итә. Грантларның  гомуми суммасы    75 миллион сум  тәшкил  итте. 

15 майда  Лаеш муниципаль районында җирле  үзидарә органнары эшенең  актуаль мәсьәләләре буенча  авыл  җирлекләре  башлыклары  өчен  зона  уку семинар-киңәшмәсе  узды. Анда  Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре  Советы рәисе     Әгъзам  Гобәйдуллин,   Лаеш  муниципаль районы  башлыгы    Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов,  Алексеевск, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, Балык  Бистәсе  һәм   Спас  районнарының  авыл  җирлекләре  башлыклары һәм  башка җаваплы  затлар  катнашты.  

15 майда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов  рәислегендә Тәтеш һәм Арча  районнарында сөт  җитештерү,  терлекләр  санын  саклап  калу һәм аларны  арттыру мәсьәләләре  буенча    зона  семинар-киңәшмәсе  узды.  Чарада  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре  катнашты.  


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

14 майда  Казан  дәүләт  аграр университетында  «Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары өчен  идарәчел  кадрлар   әзерләү» темасына  түгәрәк  өстәл  узды,  аны     «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәге» ДБУ, Казан  дәүләт  аграр  университетының  Икътисад институты,  Кластер белеме һәм проектлар  белән  идарә  итү  үзәге   оештырды.  Чарада    Казан  шәһәре югары  уку  йортларының  икътисад  факультетлары мөгаллимнәре,   республика аграр көллиятләре һәм авыл  хуҗалыгы  техникумнары  җитәкчеләре  һәм белгечләре  катнашты.  

15 майда  Казанда  АгроНТИ-2019 Бөтенроссия  конкурсының    төбәк  этабын  ачу  тантанасы  узды.   Төбәк  этабы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  Казан  дәүләт  аграр   университеты базасында  15-16 майда  узачак.    Конкурс авыл  мәктәпләренең    5-11 сыйныф укучылары  арасында  уза.    Ике  көн  дәвамында  балалар вәзгыяти команда  биремнәрен  чишәләр һәм алар  мөстәкыйль  рәвештә  үзләренең    агрокоптерларын, роботларын һәм    метеоҗайланмаларын  җыя алалар. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча 6 майга  тәүлеклек  сөт савымы  күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  иң  югары  күрсәткечләр  Татарстан  Республикасында – 3,5 мең   тонна. Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында    Краснодар  крае – 2,7 мең тонна, ә өченче  урында   Воронеж өлкәсе  – 2,2 мең   тонна.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International