Искәртеп узабыз, Татарстанда 6 августтан 19 августка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашалар.
Һәркөнне үзгәреп тора торгаг һава торышы Татарстан игенчеләре өчен җитди сынауга әзверелде. Уракның кызган чагында гына коеп яңгырлар ява башлады. Әмма әзрәк кояш күренүгә техника кырга чыга.
Авыл мәктәпләреннән 22 яшь татарстанлы «Агро НТИ — 2019» конкурсының финал этабында катнашчак. Иң яхшылар исемен алу өчен, татарстанлылардан тыш, Волгоград, Кемерово, Новосибирск һәм Саратов өлкәләре вәкилләре ярышачак. Балалар АПК өлкәсендә цифрлы технологияләр куллану күнекмәләрен күрсәтәчәкләр һәм роботлаштыру буенча биремнәрне чишәчәкләр. Катнашучыларга авыл хуҗалыгы тармагының берничә юнәлеше буенча инженерлык ярышларын үтәргә турычәк, болар: АгроМетео, АгроКосмос, АгроКоптерлар һәм АгроРоботлар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп коруның үсешен һәм аның тотрыклы темпларын билгеләп үтте. Ведомство тарафыннан Россия Федерациясенең 85 субъектында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аларның 20%ында IT үсешенең һәм АПКга технологик алымнар кертүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, ә төбәкләрнең 29%ында күрсәткечләр уртача.
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Башкортостан Республикасы делегациясе булып китте, аның составында БР Хөкүмәте Аппаратының АПК һәм урман хуҗалыгы департаментының АПК һәм кулланучылар базары бүлеге башлыгы Марсель Кашаев һәм «Россия Бакчачылар берлеге»нең төбәк бүлекчәсе вәкилләре бар иде.
Татарстанда экспорт юнәлешендәге компанияләр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан финанс ярдәме алдылар. Продукцияне транспортлауга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүнең гомуми суммасы 27,3 млн чамасы булды.
Быелгы һава торышы игенчеләргә бар куәткә эшләргә ирек бирми. Тоташка киткән яңгырлар игенчеләрне генә түгел, барлык авыл халкын борчуга сала.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче Николай Титов рәсилегендә «Бакчачы көне – 2019» бәйрәмен уздыруга әзерләнү буенча киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре һәм Татарстан Республикасының районнардагы Бакчачылар ассоциацияләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Искәртеп узабыз, Татарстанда 6 августтан 19 августка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашалар.