Татарстанның һәр районының үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Актаныш һәм Минзәлә районнары алтын икмәк кырлары белән дан тотса, Сарман районы республика буенча иң күп чөгендер мәйданы белән мактана ала, ул аларда 9 378 гектар тәшкил итә. Шуңа күрә районда икмәк алдынгыларын гына түгел, ә чөгендер җыю комбайннары пилотларының да иң яхшыларын бүләклиләр.
Урып-җыю кампаниясенең барышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча бүгенге көнгә республиканың 4 районы бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр, болар: Нурлат, Апас, Кайбыч һәм Зәй районнары.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый! Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!
Бу ел җәенең һава торышы игенчеләр өчен шактый күп сюрпризлар китерде. Әмма, ничек кенә булмасын, алар кыр-басулардагы уңышны җыеп алуны вакытында тәмамларга тырышалар. Алар алдына бер бурыч куелган – кырларның һәр гектарыннан югары һәм сыйфатлы уңыш алуга ирешү.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның урып-җыюның барышы белән танышу максатында Минзәлә һәм Актаныш районнарында булды.
4 августта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агросәнәгать комплексы өлкәсендәге инновацион программачыл продуктларны эшләүчеләр белән киңәшмә үткәрде.
Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,4 млн гектардан артык мәйданда җыелды, бу барлык чәчүлекләрнең 84%ын тәшкил итә. Әтнә районы республикада беренчеләрдән булып көзге культуралар чәчүне төгәлләде, ә Апас районы Татарстанда икенче булып бөртекле һәм кузаклы культуралар урып-җыюны төгәлләде. Җыелган барлык мәйдан 27,3 мең га тәшкил итә. Районда тулаем ашлык җыемы 83,3 мең тонна булды, уртача уңыш – 30,7 ц/га, бу республика буенча бер гектардан бүгенге уртача күрсәткечтән 0,5 центнерга күбрәк.
Балтач районының да урып-җыю күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Август азагында һава шартлары яхшыру аркасында игенчеләр урып-җыю темпларын яхшырта алдылар. «Алга» ҖЧҖ беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде. Башка хуҗалыкларда да эш бик кызу бара, экваторны узган булсалар да, финишка ераграк әле, тагын 23% мәйданны җыясы бар. Шуңа күрә комбайнчылар көн-төн эшлиләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил итә, шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бирелә.
Урып-җыюны вакытында тәмамлау гына түгел, ә аны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу бик мөһим. Мәсәлән, Минзәлә районында бер гектардан уртача 38,2 центнер уңыш чыга, бу республика буенча уртача күләмнән югарырак. Һичшиксез, уңыш күрсәткечләре – ел буена эшләү нәтиҗәсе, әмма ул комбайнчылар эшенә дә нык бәйле.