Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллективны билгеләнеп куелган яңа вазыйфаи затлар белән таныштырды.
Яшь буынны авыл хуҗалыгы җитештерүенә җәлеп итү һәм аграр һөнәрләр белән таныштыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан актив эш алып барыла. Шул эш кысаларында төрле районнарда павх идарәләре тарафыннан фермаларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсияләр оештырыла.
15 октябрьдә Азнакай районында уңышы бәйрәме узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда Татарстанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Аны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра, ул әлеге чараны уздыруга 3,6 млн. сум күләмендә Россия Федерациясе Президенты гарнтаын откан иде.
“Алтын көз - 2019” күргәзмәс мәйданчыгында Россия авыл яшьләре (РССМ) берлеге үткәргән Авыл инициативалары форумында 10 пилот авылыннан командалар чакырылган экспертларга үз территорияләрен үстерү буенча йомгаклау бизнес-программаларын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аягында нык торып, туган авылында яраткан эше белән шөгыльләнә торган кешеләр, фермерлар һәм яшь эшкуарлар күп. Шундыйларның берсе – Тукай районыннан Вәлиевлар гаиләсе. 2019 елда алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кече фермаларны үстерүгә 200 мең сум күләмендә грант алдылар.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы ветераннары!
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
11 октябрьдә яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» унберенче республика телевизион конкурсына йомгаклар ясалды, аның финалы Татарстанның Алексеевск районында узды. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК тарафыннан оештырылды.
Шимбә көнне, 12 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакырабыз. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6.00дан эшли башлый һәм аларда шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала алалар.