Азнакай районында уңыш бәйрәме узды

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

15 октябрьдә Азнакай  районында  уңышы  бәйрәме  узды.  Тантаналы  чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Илдус Габдрахманов,  Азнакай   районы  башлыгы  Марсель Шәйдуллин һәм башка мәртәбәле  кунаклар  катнашты. 

«Район игенчеләре  һөнәри  бәйрәмне  югары  күрсәткечләр  белән  каршылыйлар.  Быел  бөртеклеләрнең  һәр  гектарыннан    35 центнердан  артык  уңыш  алынды,  160 мең тонна  югары  сыйфатлы  ашлык  җыелды.    Сөт  җитештерүдә  дә  нәтиҗәләр  сөендерә:   тәүлеклек  уртача  савым     133 тонна  тәшкил  итә,  бер  сыердан  уртача   17 кг сөт  савыла.  Терлекләрнең  баш  саны  арта.  Авыл  хуҗалыгы  тармагы  күрсәткечләре  буенча  район   республикада  җиденче  урында  тора», - дип билгеләп  үтте  район  башлыгы. 

Авыл  хезмәтчәннәрен  котлап,   Илдус Габдрахманов Азнакай  районының республикада  иң зур  районнарның  берсе  булуын  билгеләп  үтте.   Азнакайлылар заманча  технологияләрне, фән казанышларын   елдан-ел  уңышлырак  кулланалар һәм  күрсәткечләрен  яхшырталар,  республиканың  азык-төлек  муллыгын  арттыруга   саллы  өлеш  кертәләр.  

Тантаналы  чарада  тармак алдынгыларына  бүләкләр  тапшырылды, болар:    игенчеләр,  терлекчеләр, белгечләр,  хезмәт күрсәтүче  предприятиеләр  хезмәткәрләре.    «Хәмит Мөстәкимов» исемендәге хуҗалыкның  баш      агрономы Гамбәр Шәфигуллин “Татарстан  Республикасының  атказанган  агрономы” исеменә  лаек булды.  

Урып-җыю барышында  иң югары  күрсәткечләргә  ирешкән комбанчыга  Азнакай  районының Мактаулы  гражданы Альберт Вәлиев  исемендәге  Күчмә  вымпел  тапшыру  күркәм традициягә  әверелде. Быел  бу  мактаулы    исемгә алдынгы  комбайнчы    Айдар Гыйзъдәтуллин лаек булды. Ул   Айрат Габдрахманов   крестьян-фермер хуҗалыгында  эшли.  Урып-җыю чорында  үзенең  «Нью-Холланд» комбайнында  ул     2406 тонна  ашлык  суктырган.    

Сәхнәгә  яшь терлекчеләр  дә  менде.   “Актүбә” терлекчелек  комплексыннан   Людмила Харитонова   9 айда  бер  сыердан    4800 кг сөт  сауган, “Азнакай” агрофирмасының  Банки-Сукаеш бүлекчәсеннән Гөлнар Расчектаева   – 3744 кг сөт сауган; “Марс” хуҗалыгыннан  Илфат Алтынбаев  терлек  симертүдә   эшли,  аның бер  баш терлегенең  тәүлеклек  уртача   артымы    838 граммга  җитә, “Актүбә” терлекчелек  комплексыннан   Ербол Абыловныкы   – 830 грамм, Азнакай” агрофирмасының Урманай  бүлекчәсеннән Илназ Шагалиев терлекләренең  артымы   810 граммга  җитә. 

Шәхси  ярдәмче хуҗалыклар да  бүләксез  калмадылар. Чалпы  авылыннан  Әсхать  Арсланов  100 оя  умарта  тота,  һава шартлары  бик  уңай  булмаса да,  быел  ул  һәр оядан    25 кг бал  алган.   Бүләк  авылыннан  Равил Фәхернуров үз  хуҗалыгында   24 баш  эре  мөгезле  терлек  асрый. 

Бәйрәмне  күңелле    концерт  программасы  бизәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International