Менделеевск районыннан Халык фронты берләшмәсенең «Авыл. Үсеш территориясе» проектында катнашучы “Алтын көз -2019” күргәзмәсенә «Птичий рай» проектын алып килде

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

“Алтын  көз  - 2019” күргәзмәс мәйданчыгында    Россия  авыл  яшьләре (РССМ) берлеге үткәргән  Авыл   инициативалары  форумында   10 пилот авылыннан  командалар  чакырылган  экспертларга  үз  территорияләрен  үстерү  буенча  йомгаклау  бизнес-программаларын    тәкъдим  иттеләр.  

Татарстан  Республикасы Менделеевск районы Мунай авылыннан үсеш командасы  лидеры    Артем Мессеев   «Птичий рай» кооперативы  проектын  тәкъдим  итте.  Ул үз  эченә     крестьян (фермер) хуҗалыгын  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык булдыруны,  кече  бизнеска  өйрәтү  буенча  мәгариф  мәйданчыгы һәм  коворкинг булдыруны,    туристик   объектлар  һәм   инфраструктура  төзүне  үз  эченә  ала. Үзләренең  проектында  активистлар табигый  ресурслардан  нәтиҗәле  файдалану һәм икенчел  чималны сортировкалау идеясен алга  куярга  ниятлиләр.    Үсеш командасы  проектны  гамәлгә ашыру  өчен   Россия  авыл  яшьләре   берлегеннән грант алдылар  инде, бу  проектта         8-10 яшь гаиләне   кошлар үрчетүгә  өйрәтү  күздә  тотыла.  Быел  ук  инде   кимендә  8 гаилә керем  ала  башлаячак,  ә алга  таба  йөзләп  авыл  кешесе  бу  проетта  катнашачак һәм  үз  продукциясен  уңышлы  сата  алачак.  

 «Иң мөһиме   – без авылларны  комплекслы  үсеш  прграммасына  кертү  механизмын  эшләдек һәм  аны  10  пилот  территориядә  сынап карадык.   Сүз  урыннарда  үсеш  командаларн  булдыру,  аларны  укыту һәм  үсеш  прграммасын  әзерләү  турында  бара.   2020  ел  азагына  проект  Россиянең  3 меңләп  авылын  үз  эченә  алыр,  дип көтелә», – диде  Халык  фронты  берләшмәсе  Үзәк  штабы әгъзасы, «Авыл. Үсеш территориясея»  проекты  координаторы, Россия  авыл  яшьләре берләшмәсе  рәисе   Юлия Оглоблина. 2019 елның  мартында  эшли  башлаган  проектның эш  нәтиҗәләрен     «ВЭБ.РФ» үсеш  дәүләт  корпорациясе  рәисе  урынбасары, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциягә карамаган  оешмасы  гендиректоры   Ирина Макиева, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының Авыл  территорияләрен  үстерү  департаменты директоры  вазыйфаларын  башкаручы    Рената Бибарсова, шулай  ук  Дәүләт Думасының Аграр  сәясәт  комитеты рәисе  урынбасары    Алексей Лавриненко бәяләделәр.

Презентация  йомгаклары  буенча   экспертлар  командаларның  һәркайсына  проетларны  гамәлгә ашыру  буенча  киңәшләр  бирделәр,  шул  исәптән акчалар  җәлеп  итү,  “Авыл территорияләрен  комплекслы  үстерү”   дәүләт  программасына  керү, шулай  ук  инвесторлар  эзләү  буенча  да  киңәшләр  бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International