Саба районы Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча тотрыклы рәвештә лидер-районнар бишлегенә керә. Моңа иң уңышлы кооперативларның берсе - “Каймак” авыл хуҗалыгы кулланучларының эшкәртү кооперативы үзеннән саллы өлеш кертә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 14 декабрьдә, кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Татарстанны Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә билгеләп үтте.
Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел инженеры – 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Республиканың иң яхшы инженерлары арасында – аграр тармак белгечләре.
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны бөтенроссия кабул итү көне уза.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, элиталы орлыклар чәчелгән мәйданнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы гомуми репродукцияле орлыклар чәчелгән кырлардагы уңыштан күпкә югарырак була, дип билгеләп үткән иде. Репродукциягә бәйле рәвештә уңдырышлылыктагы аерма «бер үк технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип төгәлләштерде министр.
10 декабрьдә Чистай районында район башлыгы Дмитрий Иванов районның иң яхшы комбайнчыларына – “Иң яхшы комбайнчы – 2019” республика конкурсында җиңүчеләргә акчлата сертификатлар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
9 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Палестинадан Хеврон провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед АЛЬ-БАКРИ җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Делегациянең Татарстанга килүе Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе тарафыннан оештырылды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Әлеге эштә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.