ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, АГРОКӨЧ структурасына керүче «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ 2020 елда тере үлчәмдә 123,9 мең тонна кош ите һәм 96,6 мең тонна төрле ит продукциясе җитештерүне планлаштырган. Холдингта билгеләп үтелгәнчә, быел 95,5 млн сумлык 864,2 мең килограммнан артык продукция экспортка җибәрелгән. Экспорт төркемендә ихтыяҗ иң югары булган продукция - ул тавык тәпиләре, гомуми өлештән 64% тәшкил итә яки - 554,6 мең кг, алар Кытай сатып алучылары өчен аеруча актуаль.


14
ноябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның потенциаль экспортерлары белән киңәшмә үткәрде. Бүгенге чараның төп максаты - Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең экспорт эшен активлаштыру, бу юнәлешне үстерүгә ярдәм итү, экспортерларны дәүләт ярдәме чаралары белән таныштыру, консалтинг, яңа мөмкинлекләр эзләү һәм Татарстан Республикасы АПК продукциясенең экспортын үстерү һәм арттыру.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлау күләме 227 млн. доллар тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 76,3 млн.долларга күбрәк. Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлау структурасында май продукциясе иң зур өлешне (70% чамасы) алып тора, ул Төркия, Мисыр, Алжир, БДБ һәм Балтыйк буе илләренә җибәрелә.


14
август, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК продукциясен экспортлауны үстерү департаменты директоры Роман Чекушев Татарстанда  экспорт мәсьәләләре буенча, хәләл продукция экспортын да кертеп, берничә семинар-киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, башка тармак ведомстволары вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - АПК продукциясе экспортерлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International